Үткән елдагы белән чагыштырганда, азык-төлеккә дә бәяләр сизелерлек кыйммәтләнде. Бүген хәтта җимешнең дә килосына 200-400 сум сорыйлар.
Хезмәтен исәпләсәң, балны кыйммәт димәссең. Өч литрлы банкада бу татлы ризык өчен уртача бер мең сум сорыйлар. Ярминкәдә балны берничә кеше сатты. Алгаладылар үзе. Бавырсак сатучылар да зарланмый. Башкортостаннан, Туймазыдан хәтле килгән осталар...
Үткән елдагы белән чагыштырганда, азык-төлеккә дә бәяләр сизелерлек кыйммәтләнде. Бүген хәтта җимешнең дә килосына 200-400 сум сорыйлар.
Хезмәтен исәпләсәң, балны кыйммәт димәссең. Өч литрлы банкада бу татлы ризык өчен уртача бер мең сум сорыйлар. Ярминкәдә балны берничә кеше сатты. Алгаладылар үзе. Бавырсак сатучылар да зарланмый. Башкортостаннан, Туймазыдан хәтле килгән осталар аның килограммына 200 сум бәяне инде күптән үзгәртмиләр. Товарлары үтемле.
Югары Чегодайдан Раилә апа Фаварисова һәм Әминә апа Галимовалар да бүгенге ярминкәдә иң башта бавырсак алганнар.
-Бер авыз итеп караган идек, ошады. Кунакка әбиләр дә дәшәсе булгач, бүген ике кило ук алдым, - ди Әминә апа.- Яшермим, үзем бавырсак пешерә белмим, бу эшкә нык сабырлык, уңганлык кирәк.
-Каядыр барырга җыенсак, бавырсакны төн буе пешерәбез. Электр белән эшләүче мич янында өч кеше булса ансатрак,- ди Туймазы остасы.- Югары сортлы он, үсемлек мае кулланабыз. Онны да, майны да сайлый белергә кирәк. Теләсә кайсы бармый.
Бу юлы да ирле-хатынлы әлеге эшкуарлар110 кило бавырсакларын Чирмешәндәге ярминкәдә сатып калдырдылар.
Ярминкәдә шикәр комы, ит, май, балык, каз түшкәләре, кондитер эшләнмәләре, жом, катнаш азык, тере тавыклар, кием-салым, яшелчәләр дә бар иде.
Нет комментариев