Яңа ел тег белән яңалыклар
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә шапылдаткычлар (хлопушки) һәм бенгаль шәмнәрен файдаланырга ярый
Элек халык күп була торган чаралар үтүче бакчаларда пиратехник әйберләр куллану катгый тыелса, хәзер, янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң, бәйрәмнәр вакытында алардан иң куркынычсызларын - шапылдаткычлар һәм бенгаль шәмнәр кулланырга ярый. Бу хакта 73нче янгын часте бүлекчәсе инженеры Нина Логинкина хәбәр итте. Фото с pixabay.com
-
Чирмешән кунаклары Яңа елны правасыз каршылаганнар
24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район территориясендә материаль зыян белән җиде юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, бер авариядә бер кешенең гомере өзелгән. -30 гыйнварда асфальт завод белән Чирмешән арасында кичке сәгать 8ләрдә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы...
-
Лашман укучыларын Казаннан котладылар
Узган ел ахырында Лашман мәктәбенең һәр укучысына Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел күчтәнәчләре таратты. "Тәмлүшкәләр" тулы пакетларны Казаннан авылдашлары, республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров җибәргән икән.
-
Чирмешәндә Кыш бабайлар парады узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары.
-
Бүләк чебеш әтәч булган
Чирмешәндә яшәүче Сәгадәт Латыйпова киләсе Әтәч елы алдыннан яңа - брама токымлы әтәч һәм тавыклар үстергән. Сәгадәт апаның токымлы әлеге чебешләре биш айлык кына. -Бу йонлач, зур, матур кошларны былтыр сеңелем Фаягөл үстерде, тавыкларын - 800, әтәчен 1200 сумга, улы алып кайткан, - ди якташыбыз. -Ул аларның йомыркаларын инкубаторга куеп...
-
Чирмешәнлеләр 2016 елны ничек истә калдырганнар?
Тагын бер ел тарихка кереп бара. Билгеле, ул һәркем өчен үзенчә, кызыклы булгандыр. Кабатланмас мизгелләрне әле кат-кат, еш искә алырбыз, хәтердә яңартырбыз. Атлас Батдалов (Чумачка): -Берничә ел элек умарталарымның рәте киткән иде, быел җайландылар, ташыдылар гына балны. Бәрәңге, печән уңды: ничек булыр, дип, авыл кешесе анысы өчен дә ут йотып...
-
Яңа ел табыны янында ясаган хаталар
Яңа ел да килеп җитте. Шуңа күрә бәйрәм табыны янында ясаган хаталарыбызны искә төшерү бер дә комачауламас. Якыннарын берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килеп, һәр хуҗабикә Яңа ел табынын аеруча тырышып әзерләнә. Бәйрәм өстәлен күргәч, гадәттә нәрсәдән авыз итәргә икән дип күзләр «йөгерешә» башлый, ә куллар әле бер савытка, әле...
-
Чирмешәнлеләрнең Яңа елга теләкләре
2017нче - Әтәч елы килә. Гадәттә, без бу көннәрдә киләчәккә планнар корабыз, бер-беребезгә изге теләкләр телибез. Газета укучыларыбызның теләкләре нинди икән. Сорашуыбыз шул хакта. Сиринә Әхмәдуллина (Чирмешән): -Иң элек илләребездә тынычлык булсын. Һәркемгә сәламәтлек, бәхетле көннәр, хыялларның тормышка ашуын телим. Барчабызга яраткан эшендә хезмәт куярга насыйп булсын. Ирина Петрякова (Лагерка):...
-
Иске Элмәледә лотерея билетына бер олау салам да отып булачак
Әйе, Иске Элмәледә отышка шундый бүләкләр дә әзерлиләр. Авыл мәдәният йортында быел да, Яңа елга кергәндә, 30 декабрьдә булачак концерттан соң лотерея билетлары уйнатылачак. -Әлеге серле, кызыклы уенны оештыруда безгә һәр елны, "Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов нык булыша, - ди авыл мәдәният йорты директоры Вера Захарова. -Быел да берсен...
-
Төп бүләкнең берсе Ульяновкага китте
Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүгә район конкурсында, авыл җирлекләре арасынада, Ульяновка җирлеге беренче урынны алды. Җиңүчегә Диплом һәм 7 мең сум акчага сертификат тапшырдылар. Биредә административ биналар янында гына түгел, ә урамнарда, йортлар каршында да кардан фигуралар ясаганнар, гирляндалар элгәннәр, чыршылар бизәгәннәр. Түбән Кәминкә һәм Иске Кади...
-
Чирмешәнлеләр Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерли?
Һәр хуҗабикә Яңа ел табынын мулдан әзерләргә тырыша. Ә кайберәүләрнең бәйрәм түрендә һәр елны була торган аерым ризыгы бар. Газета укучыларыбыз Әтәч елын каршылаганда ниләр әзерләргә җыена икән? Сорашуыбыз шул хакта. Миләүшә Мусина (Бәркәтә): -Мин яңа ел табынына һәр елны эченә кара җимеш һәм карабодай салып, үрдәк тутырам. Аны рукавта...
-
Чирмешәндә территорияләрнең бизәлешен бәяләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.
-
Утыз Имәндә һәр урамның үз Кыш бабае бар (+ФОТО)
Бу авылның Гыйрфанов урамының бер очына Кыш бабай һәр елны, бераз соңарып 2, 3 январьләрдә килә. Мондагы халык, олысы, кечесе аны урамда бизәлгән чыршы янында самавыр куеп, бәлешен, мантыен пешереп, табын корып көтәргә гадәтләнгән. Исең китәрлек, бу тылсымлы хәл инде ун елдан артык шулай кабатлана икән. Ат чанасына утырып килүче...
-
Яңа елда чирмешәнлеләрне Кыш бабайлар парады да көтә
Яңа елны каршыларга санаулы көннәр калды. Озын яллар күңелсез үтмәсен өчен район үзәгендә төрле бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла. Аларның бер өлеше декабрь аена билгеләнгән. 17 декабрьдә район мәдәният йортында Әлмәттән "Арлекино" театр студиясе 10.30 сәгатьтә спектакль тәкъдим итәчәк,ә 22 декабрьдә дискотека оештырыла. 21-22 декабрьдә район оешмалары һәм учреҗдениеләренең Яңа...
-
Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы
Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска? Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба....