Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерли?

Һәр хуҗабикә Яңа ел табынын мулдан әзерләргә тырыша. Ә кайберәүләрнең бәйрәм түрендә һәр елны була торган аерым ризыгы бар. Газета укучыларыбыз Әтәч елын каршылаганда ниләр әзерләргә җыена икән? Сорашуыбыз шул хакта. Миләүшә Мусина (Бәркәтә): -Мин яңа ел табынына һәр елны эченә кара җимеш һәм карабодай салып, үрдәк тутырам. Аны рукавта...

Һәр хуҗабикә Яңа ел табынын мулдан әзерләргә тырыша. Ә кайберәүләрнең бәйрәм түрендә һәр елны була торган аерым ризыгы бар. Газета укучыларыбыз Әтәч елын каршылаганда ниләр әзерләргә җыена икән? Сорашуыбыз шул хакта.

Миләүшә Мусина (Бәркәтә): -Мин яңа ел табынына һәр елны эченә кара җимеш һәм карабодай салып, үрдәк тутырам. Аны рукавта пешереп, табынга бизәп чыгарам. Билгеле, бәйрәм табыны бәлеш, пилмән, голубцы һәм салатларсыз булмый.
Валентина Кузьмина (Шешминка): -Гадәттә, бәйрәм табынына каз яки үрдәк пешерә идем, ә менә Әтәч елын каршылаганда кош ите пешерер­гә ярамый дип ишеттем. Шуңа күрә тавык ите кыздырмабыз инде. Һәр елны Яңа ел табынына кышкы салат (оливье) һәм "тун астында" сельдь салатлары ясыйм.
Динара Сафина (Кызыл Яр): -Яңа елны өйдә генә каршыларга җыенабыз, бәйрәм табынына бәрәңге белән үрдәк пешерергә уйлап торам, пилмәнне инде ясап, әзерләп тә куйдык. Мин пешекче булгач, нинди ризыклар бер-берсенә туры килүенә карап, салатларны үзем уйлап чыгарам.
Яңа ел табынындагы салатларда тавык ите булмас. Бәйрәм табынын матур итеп бизәргә яратам.
Алевтина Архипова (Әккәрәй): -Яңа ел өс­тәлен мандарин һәм оливье салатыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Билгеле, башка җиләк-җимеш, башка салатлар да була. Һәр елны пилмән пешерәбез, тавык яки үрдәк кыздыра идек, быел нишләргә булыр инде, әлегә әйтә алмыйм.
Валентина Михайлова (Ивашкино): -Яңа ел - гаилә бәйрәме, шуңа аны өйдә каршылыйбыз. Һәр елны бәйрәм табынына "тун астында" сельдь салаты ясыйм, Яңа елда яңалык булсын дип, интернеттан карап та салатлар әзерлим.
Гадәттә, беренчегә солянка яки пилмән пешерәм. Кыздырылган каз һәм үрдәк тә табын түрендә. Еш кына урамга чыгып шашлык та кыздырабыз.
Эльвира Әфләтунова (Кармыш): -Һәр елны бәйрәм табынына каз тутырам, ул шулай тиеш кебек инде, бәлеш тә пешерми калган юк. Яңа ел табынын гадәти генә бизисе килми, шуңа яңа салатлар рецептын, сервировкалау серләрен дә интернеттан карарга тырышам. Аннан соң бәйрәм табынын күбрәк җиләк-җимеш белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел табын ризык