Яңа елда чирмешәнлеләрне Кыш бабайлар парады да көтә
Бәйрәмнәр

Яңа елда чирмешәнлеләрне Кыш бабайлар парады да көтә

Яңа елны каршыларга санаулы көннәр калды. Озын яллар күңелсез үтмәсен өчен район үзәгендә төрле бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла. Аларның бер өлеше декабрь аена билгеләнгән. 17 декабрьдә район мәдәният йортында Әлмәттән "Арлекино" театр студиясе 10.30 сәгатьтә спектакль тәкъдим итәчәк,ә 22 декабрьдә дискотека оештырыла. 21-22 декабрьдә район оешмалары һәм учреҗдениеләренең Яңа...

Яңа елны каршыларга санаулы көннәр калды. Озын яллар күңелсез үтмәсен өчен район үзәгендә төрле бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла. Аларның бер өлеше декабрь аена билгеләнгән.

17 декабрьдә район мәдәният йортында Әлмәттән "Арлекино" театр студиясе 10.30 сәгатьтә спектакль тәкъдим итәчәк,ә 22 декабрьдә дискотека оештырыла.
21-22 декабрьдә район оешмалары һәм учреҗдениеләренең Яңа ел чыршылары бизәлешен тикшерү күздә тотыла.
23 декабрьдә район хакимияте бинасы каршында 17 сәгатьтә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була.
24 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты каршындагы парк - скверында 13 сәгатьтә Яңа елга багышланган концерт, күңелле стартлар, күмәк уеннар оештырыла.
28 декабрьдә шунда ук балалар сәнгать мәктәбе "Күңелле әйлән-бәйлән" исеме астында чара уздыра.
29 декабрьдә Яшьләрнең ял итү үзәгендә бал - маскарадка килә аласыз .
30 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты каршындагы парк - скверенда 15 сәгатьтә Кыш бабайлар парадына дәшәләр.
31 декабрьдә район мәдәният йортында кичке сәгать сигездә бал - маскарад башлана.
Болардан тыш, авылларда волейбол буенча чемпионат кысаларында уеннар була, концерт күрсәтелә.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы Яңа ел мәдәният йорты

Нет комментариев