Чирмешән районы Туймәт авылында туып-үсеп, малай вакытта кулына сөлге дә тотып карамаган ул. Ә 18 яшендә Чистайдагы совхоз-техникумда белем алган вакытта танылган тренер Әдип абый Нуруллин кул астында көрәш белән җенләнә башлап, еллар узу белән Татарстанның гына түгел, Россиянең дә бил бирмәс көрәшчесенә әйләнгән. Бүген Әлмәт батыры Ильяс Галимовка 40...
Чирмешән районы Туймәт авылында туып-үсеп, малай вакытта кулына сөлге дә тотып карамаган ул. Ә 18 яшендә Чистайдагы совхоз-техникумда белем алган вакытта танылган тренер Әдип абый Нуруллин кул астында көрәш белән җенләнә башлап, еллар узу белән Татарстанның гына түгел, Россиянең дә бил бирмәс көрәшчесенә әйләнгән. Бүген Әлмәт батыры Ильяс Галимовка 40 яшь тулды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган көрәш бәйгесендә - 8, Татарстан чемпионатында - 8, Россия чемпионатында - 7, каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә турнирны 9 мәртәбә откан пәһлеван ул. Ә Сабан туйларындагы уңышларның, иңгә салынган тәкәләрнең исәбе бар микән?! Җиңүләр моның белән генә чикләнмәскә тиеш. Әле шушы көннәрдә генә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган көрәш бәйгесе алдыннан Ильяс Галимов Татарстан чемпионатында катнашу ихтималы барлыгын җиткергән иде.
- Бар булган көчне Татарстан чемпионатына әзерләнүгә багышладык. Үзем дә көрәшәчәкмен. Ә министрлык призына уздырылган ярыш авыл районнары өчен калсын әле, - дигән төпле фикер җиткергән иде ул безгә. - Элегрәк бу турнирда авыл көрәшчеләре бил алышырга тиеш, дип фикер йөртүчеләр бар иде бит. Бәлки безнең шушы карардан соң спорт остасы булмаган көрәшчеләр өчен (ә алар Татарстанда бик күп) турнир оештыру мәсьәләсе күтәрелеп чыгар. Авыл көрәшчеләре өчен елына бер турнир оештыру начар булмас иде.
Туган көне уңаеннан Ильяс Галимовның төрле елларда вакытлы матбугатка җиткергән кайбер фикерләрен тупладык.
"Зур ярышлардан беренче уңыш китергәне 1996 елда булды. Өлкән үсмерләр бәйгесендә икенче урынны алдым. Олылар ярышында исә беренче медальне Зәйдә яуладым. "Ватаным Татарстан" газетасының каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган бәйгесе иде ул. 85 килолы егетләр ярышында Кукмарадан Рәмис Фәхретдиновка оттырып, өченче урынны алдым. Шуңа күрә, Зәй һәм әлеге турнир аеруча истә калган".
"Җиңүләр күп булды. Әмма аларга ничек ирешелгәнен үзем генә беләм. Иң авыр җиңү узган көз Дөнья Чемпионатында булды. Минем өчен соңгы ярыш иде ул: тамашачы алдында җиңелергә ярамый! Финалда әзәри егете белән көрәштем. Хәл дә бетеп китте. Әмма барыбер ота алдым. Иң истә калган җиңү 2011 елда Россия Чемпионатында яуланды. Уфада Башкортстан көрәшчесе Юрий Сабанов белән бил алыштык. Аны берничә секунд эчендә чистага салдым. Ә Сабанов башкортларда легендар көрәшче санала. Аны җиңгәч, бөтен халык басып кул чапты".
"Ничә Сабан туенда батыр калганымны белмим. Зурлары гына 50дән артып китә. Казанда 12 мәртәбә җиңдем. Машиналарга килгәндә, һәрберсе турында кайда отканымны һәм кая киткәнен язып барам".
"Җиңәр өчен иң элек теләк кирәк. Отам дип йөрисең икән, була. Әле хәзер дә атнасына өч тапкыр күнегүләргә йөрим. Ашау-эчүгә, режимга игътибар кирәк. Эчеп-тартып йөргән кеше чемпион була алмый. Ярышка әзерләнгәндә, үземне күкрәгемә медаль таккан итеп күз алдына китерә идем. Кеше хыялланып яшәргә тиеш. Бүгенге яшьләргә нәрсә киңәш итәмме? Халык яратырлык итеп көрәшергә кирәк. Айдар, Айрат, Ранилләр әнә шулай бил алышты. Келәмгә бүләк дип чыгарга ярамый, анысы соңрак үзе килә. Болар, әлбәттә, кешенең тәрбиясенә дә, тренерларга да бәйле".
"Һәрбер җиңелүдән сабак алырга тырыштым. Үкенүдән файда юк. Димәк, нәрсәнедер эшләп бетермәгәнсең, кабат тырышырга кирәк. Минем дә җиңелгән булды. Әмма якшәмбе көнне оттырып кайтсам, дүшәмбе тагын да ныграк үҗәтләнеп шөгыльләнә башлый идем".
"Допинг дип сөйләделәр. Белә торып, тыелган матдә кулланган булсам, бер хәл. Мин генә түгел, башка егетләр дә бу мәсьәләдә күп нәрсәне белеп бетерми бит. Безнең көрәштә медицина, фармакология юк әле ул. Төбәкләрдә бигрәк тә. Минем өчен ул вакыйгалар тагын да ныграк көрәшергә этәргеч булды. Келәмгә чыгып, яңа җиңүләр яулап, шуны раслый алганыма сөенәм".
"Көрәшнең кайчан да булса, японнардагы сумо кебек, дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелә торган төргә әверелер дип хыялланам. Менә шул дәрәҗәгә күтәрелсәк, дөнья күләменә дә чыга алырбыз".
"Хөкемдарлардан көчсез көрәшчеләр генә зарлана. Атнасына бер күнегү белән келәмгә чыга да, үзен көчлегә санап, җиңүгә өметләнә".
Ильяс Галимовны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Мәйдандагы уңышлары һәм шәхси тормышындагы казанышларына әле күп еллар шатланып яшәргә язсын!
Нет комментариев