Туймәт авылында халык үзе белеп җыештыра
Безнең районда

Туймәт авылында халык үзе белеп җыештыра

Туймәтлеләр карлар эреп, җирләр ачыла башлау белән, апрель уртасында ук чисталык өмәләрен башлап җибәргәннәр.

Авыл җирлеге Советында, авыл мәдәният йортында, фельдшер-акушерлык пунктында эшләүчеләр һәм социаль хезмәткәрләр авыл тирәсен һәм Керкәле авылы ягына төп трассага алып чыгучы юл буйларындагы чүп-чарларны җыеп алганнар. Авыл тирәсендә дә тәртип урнаштырылган. Якын көннәрдә Түбән Кармалкага илтүче юл буйларын да тәртипкә китерергә җыеналар.

-Халыкны йорт тирәләрен җыештырырга кирәк дип кисәтергә дә кирәкми, үзләре белеп эшли, - ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Җир өсләре ачылып, кибә башлау белән йорт хуҗалары капка төпләрен, өй алларын тырмалап ала, себереп җыештыра. Авылда урамнарга ямь биреп торучы йортлар күп.

Автор фотосы


Туймәт

Нет комментариев