Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туймәттәге Җузи кабере ташландык түгел

Туймәт зиратында 1931 нче елда җирләнгән өч яшьлек малайның кабере бар. Аның кабер ташына латин хәрефләре белән "Җузи, син яшәргә тиеш идең, яши алмадың" дип язылган. Ул 30 нчы елларда безнең авылда мәктәп директоры булып эшләгән Нургали абый Батыршинның (мәрхүм Сабур Батыршинның әтисе) вакытсыз үлгән улыныкы икән. Көзге якта мәктәпнең...

Туймәт зиратында 1931 нче елда җирләнгән өч яшьлек малайның кабере бар.

Аның кабер ташына латин хәрефләре белән "Җузи, син яшәргә тиеш идең, яши алмадың" дип язылган. Ул 30 нчы елларда безнең авылда мәктәп директоры булып эшләгән Нургали абый Батыршинның (мәрхүм Сабур Батыршинның әтисе) вакытсыз үлгән улыныкы икән.
Көзге якта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары Айнур Әхмәтҗанов, Ришат Мортазин, Булат Рәҗәпов, Илүс Сәгыйров, Инсаф Шиһапов - шушы сабый каберенең ташын турайтып, кабер өстен чистартып, матурайтып куйдылар. Саваплы эшләре өчен балаларга, мәктәп укытучыларына бик зур рәхмәт.
Мөҗип Кәримов.
Туймәт авылы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт ташландык кабер кабер