Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үтәмеш сыерлары “кунакта“

"Үтәмеш" җәмгыятендә 300 башка исәпләнгән җәйге лагерь өлгерттеләр. Сыерларны, бозауларны шунда күчергәннән соң, карантинга ябылган ферма биналарында туберкулезга каршы профилактик эшләр башланды. Иске Үтәмешнең элеккеге дуңгыз фермасы артындагы әрәмәлектә көйләнгән җәйләүдә 200 баш савым сыерына, 30лап баш яшь бозауга урын җиткән. Яңа лагерь улакларына су килгән, сыер саву аппаратларын юар...

"Үтәмеш" җәмгыятендә 300 башка исәпләнгән җәйге лагерь өлгерттеләр. Сыерларны, бозауларны шунда күчергәннән соң, карантинга ябылган ферма биналарында туберкулезга каршы профилактик эшләр башланды.

Иске Үтәмешнең элеккеге дуңгыз фермасы артындагы әрәмәлектә көйләнгән җәйләүдә 200 баш савым сыерына, 30лап баш яшь бозауга урын җиткән. Яңа лагерь улакларына су килгән, сыер саву аппаратларын юар өчен электр су җылыткычы бар. Осталар сыер саву җиһазларын урнаштырып куйганнар, буяп яңартканнар.
-Терлекләрдән бушаган ферма биналарында туберкулезга каршы дезинфекция ясала. Моңа кадәр кардаларны яңарттык. Бина эчендәге тимер детальләрне ут белән кыздырып, буяп чыгачакбыз. Тиресне дә түгәсе бар, - ди "Үтәмеш" җәмгыяте җитәкчесе Айдар Харисов.
Биредә савым сыерларын тәүлек буе, төнлә дә көтүдә йөртәләр. Савымга кайткач, алларына чабып кайтарылган яшел азык та салына. Азык дигәннән, хуҗалыкта бу көннәрдә шактый техника сенаж салу мәшәкатьләренә җигелгән.
Иске Үтәмештәге ферма янындагы бер баз тулы инде. Сенажга люцерна, донник, берьеллык үләннәр салганнар. Хәзер олаулар икенче базга кайта, көненә 70 ләп рейс. Силоска дип 330 гектарда чәчелгән кукуруз басуларыннан да терлек азыгы аз чыкмас сыман.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үтәмеш