Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үтәмешлеләр акчаларын суд аша алганнар

Декабрь аенда район прокуратурасына "Үтәмеш" хуҗалыгыннан хезмәт хакын вакытында түләмәү турында биш кеше мөрәҗәгать иткән. Суд җәмгыятьне әлеге кешеләргә 208 мең 700 сум хезмәт хакын түләргә мәҗбүр иткән. Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәт хакын вакытында түли алганмы? Әлеге сорау белән без кайбер җәмгыять җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Хәмзә Хамматов ("Сөлчә" җәмгыяте...

Декабрь аенда район прокуратурасына "Үтәмеш" хуҗалыгыннан хезмәт хакын вакытында түләмәү турында биш кеше мөрәҗәгать иткән. Суд җәмгыятьне әлеге кешеләргә 208 мең 700 сум хезмәт хакын түләргә мәҗбүр иткән.

Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәт хакын вакытында түли алганмы? Әлеге сорау белән без кайбер җәмгыять җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек.
Хәмзә Хамматов ("Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе): - 2014 ел өчен хезмәт хакы буенча бурычларыбыз юк. Тулысынча, "отпускной"ларны да кертеп, елны тәмамладык. Хезмәт хакының 78 процентын акчалата бирдек, калганын натурала түләдек. Хуҗалыкта бүген 49 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы 7,5 мең сум. Гомумән, без ай саен акча бирәбез.
Рәдис Камалов ("Камалов Р.Ә." хуҗалыгы җитәкчесе): - Узган ел өчен бурычларыбыз юк. Хезмәт хакы тулысынча бирелде.
Узган елны район прокуратурасы хезмәт хакын түләү өлкәсендә закон бозуның 189 очрагын ачыклаган. Судка 180 гариза бирелеп, вакытында түләнмәгән 2 миллион 26 мең сумлык хезмәт хакы эзләтеп алынган. Гаризаларның барысы да диярлек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючылардан булган.
Рауфан Шәйхетдинов ("Лашман АГРОфирмасы" җитәкчесе): - Безнең әле декабрь ае өчен хезмәт хакы бирелмәгән. Әмма якын көннәрдә аны түләргә планлаштырабыз. Җәмгыятьтә 47 кеше эшли. Хезмәт хакын акчалата да, натуралата да (үгез бозаулар) бирдек.
Илшат Гозәеров ("Чирмешән АГРО" җәмгыяте җитәкчесе): - Коллективта хезмәт куючы кырыкка якын кешегә узган ел өчен тулысынча хезмәт хакы түләнде (айга уртача - 17 мең 600 сум). Премияләр дә була. Январь аенда терлекчеләргә хезмәт хакын ике тапкыр күбрәк түләү каралган, чөнки алар бер ялсыз эшлиләр.
Фәнүзә Гобәйдуллина ("Күтәмә АГРОфирмасы" җитәкчесе): -50гә якын кешегә хезмәт хакы түлибез. Аны акчалата гына бирәбез. Узган елның декабрь ае өчен бурыч калган иде, якын көннәрдә аны каплыйбыз. Хезмәткәрләребезгә премияләр дә каралган. Әйтик, былтыр беренче урынны алган комбайнчы - 50 мең, икенче урынга чыкканы 35 мең сум акча алдылар.
Мингали Минһаҗев ("Чирмешән агрохезмәтләре" җитәкчесе): - Элеккегеләре белән бергә, хезмәт хакы буенча барлык бурычларыбызны да каплап бетердек. Күп өлешен акчалата бирдек. Үзләре теләп терлек һәм мал азыгы алучылар булды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үтәмеш җәмгыять агрофирмалар