Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Баланы түгел, аракыны яраталар

Соңгы вакытларда Иске Үтәмештәге уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның сәламәтлеге һәм яшәү шартлары борчу уята. Б.лар гаиләсендә 12 кеше яши, шуларның 8се - балигъ булмаган балалар. Өйдә чисталык юк, тараканнар да ияләшкән. Район санитар эпидемиология үзәге хезмәткәрләре бу йортта бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрәчәк. З.лар гаиләсендә дә чисталык җитенкерәми, әти-әниләр аракыны үз...

Соңгы вакытларда Иске Үтәмештәге уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның сәламәтлеге һәм яшәү шартлары борчу уята.

Б.лар гаиләсендә 12 кеше яши, шуларның 8се - балигъ булмаган балалар. Өйдә чисталык юк, тараканнар да ияләшкән. Район санитар эпидемиология үзәге хезмәткәрләре бу йортта бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрәчәк. З.лар гаиләсендә дә чисталык җитенкерәми, әти-әниләр аракыны үз итәләр, балаларын кайгыртмыйлар. Ярый әле сабыйларны олы яшьтәге әбиләре карап, күз-колак булып тора.
Бу гаилә опека органнары тарафыннан ныклы контрольгә алына. Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар җыела, әгәр хәл уңай якка үзгәрмәсә эш судка җибәреләчәк.
Лашман урта мәктәбендә укучы ике кыз "комендант сәгатендә" урамда тоткарланган. Яхшы укучы, моңа кадәр тәртип бозмаган кызларга беренче тапкырга кисәтү ясалды. Бу хәл кабатланса штраф түләтәчәкләр.
Комиссия утырышында юл-транспорт һәлакәтләрендә яшүсмерләр имгәнүен кисәтүгә бәйле сораулар да күтәрелде. Юл кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук өйрәтергә кирәклегенә басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үтәмеш

2
X