Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыерлар җәйге лагерьларда

Безнең районда маллар өчен барлыгы 10 җәйге лагерь исәпләнә. Бүген аларның күпчелегендә ремонт эшләре бара. Ә "Үтәмеш" хуҗалыгында терлек өчен яңа җәйге лагерь төзиләр. -Бездә, гомумән, ул юк иде, - ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Харисов.- Лагерьны типовой проект нигезендә төзибез. 300 башка исәп­ләнгән, бер вакытта 20 сыер саварга була. Бу...

Безнең районда маллар өчен барлыгы 10 җәйге лагерь исәпләнә. Бүген аларның күпчелегендә ремонт эшләре бара. Ә "Үтәмеш" хуҗалыгында терлек өчен яңа җәйге лагерь төзиләр.

-Бездә, гомумән, ул юк иде, - ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Харисов.- Лагерьны типовой проект нигезендә төзибез. 300 башка исәп­ләнгән, бер вакытта 20 сыер саварга була. Бу эштә безгә булышкан электр челтәрләре оешмасына һәм урман хуҗалыгына рәхмәт әйтәсе килә.
"Чирмешән АГРО" хуҗалыгының савым сыерлары май башында ук җәйге лагерьга чыгарылган. Шул ук вакытта монда ремонт эшләре бара, территорияне зурайталар. "Лашман АГРОфирмасы", "Бәркәтә", "Сөлчә" җәмгыятьләрендә дә малларны җәйге лагерьларда асрау­га күчерделәр.
-Терлекләрне лагерьларга, саф һавага чыгару сөт савуны арттырырга ярдәм итә. Яшел азык аяк астында, сусыл вакытында малларны ашатып калырга, "яшел конвейер" турында да онытмаска, аның өстендә эшләргә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Гатауллин. - Кызганычка каршы, бу эш хуҗалыкларда соңга кала, шуңа да сөт саву әлегә былтыргы күләмдә генә. Бүген 1744 баш сыердан 15 тонна сөт савыла. Бер сыерга уртача 8,6 килограмм туры килә. Малларны ферма биналарыннан чыгару аларда санитар ремонт эшләрен башларга да мөмкинлек бирә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Үтәмеш