Авыл хуҗалыгы

“Үтәмеш”кә печән һәм силос ташыйлар

Хуҗалык җитәкчесе Ирек Галимов әйтүенчә, бүген биредә малларны ашатырга азык булса да, запаска башка хуҗалыклардан силос һәм печән кайтаралар. -"Сөлчә" җәмгыятеннән - силос, Бәркәтәдән печән ташыйбыз, - ди Ирек Галимов. "Үтәмеш" хуҗалыгында 604 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 200 сыер, 67 ат һәм 345 сарык исәпләнә. Сүз уңаеннан, бүген...

Хуҗалык җитәкчесе Ирек Галимов әйтүенчә, бүген биредә малларны ашатырга азык булса да, запаска башка хуҗалыклардан силос һәм печән кайтаралар.

-"Сөлчә" җәмгыятеннән - силос, Бәркәтәдән печән ташыйбыз, - ди Ирек Галимов.

"Үтәмеш" хуҗалыгында 604 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 200 сыер, 67 ат һәм 345 сарык исәпләнә.

Сүз уңаеннан, бүген хуҗалыкта көн саен уртача 600 килограмм сөт савыла, 390 килограммы май-сыр заводына озатыла.

Автор фотосы


undefined авыл хуҗалыгы силос Үтәмеш печән ташыйлар

Нет комментариев