Спорт тег белән яңалыклар
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы дәрәҗәле ярыш оештырды
Быел да район газетасы шахмат турниры оештырып, бу бик борынгы, кызыклы уенның дәрәҗәсен күтәрде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирделәр, чәй эчереп тә сыйладылар. Мондый ярышлар иң элек, билгеле, яшь спортчыларның осталыгын арттыру өчен кирәк. Олы буын да турнирга атлыгып килә. Биредә бит әле элеккеге танышлар да очраша. Мин үзем дә дәрәҗәле...
-
Чирмешәндә Яхъя Латыйпов истәлегенә көрәш турниры узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Чирмешәндә бокс буенча турнир (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Иске Үтәмеш егете хезмәттә дә, спортта да үрнәк
Приморьеда мотоукчы булып армия хезмәте үтүче якташыбыз Илсур Рәфыйк улы Моратов - башка иптәшләренә үрнәк солдат. Күптән түгел Илсур зур спорт ярышында - берләшмә беренчелегендә гер күтәрүдә үз үлчәү авырлыгында беренче булган, Грамота белән бүләкләнгән. Бу хакта аның Иске Үтәмештә яшәүче әнисе Гөлнара Сәгыйть кызы Моратовага хәбәр иткәннәр. Дүрт айда...
-
Чирмешәндә яшь хоккейчылар көч сынаша
Бүген, 26 январьда, "Юбилей" Боз сараенда "Алтын алка" республика турнирының зона этабы уза. Чирмешән бозында Спас, Аксубай, Чистай, Алексеевск һәм Чирмешән командалары (2003 - 2004нче елда туган малайлар) көч сынашачак. Җиңүчеләр көн дәвамында билгеле була. Кадрия Гамирова фотосы.
-
Чирмешән шахматчылары Әлмәттә көч сынашты
Авыл районнары командалары арасында шахмат буенча Әлмәттә узган республика чемпионатында район спортчылары өч команда арасында җиденче булдылар. Якташларыбыздан Шамил Сөнчәләев ир-атлар группасында, 40 көндәш катнашкан бәйгедә - унҗиденче, Самат Ризванов - егерме беренче, ә Айдар Могыйзов егерме бишенче урында. Хатын-кызлар группасында Римма Баянова уртача күрсәткечкә ия. -Әлеге ярышта зур титулларга...
-
Чирмешән районында спорт мәйданчыклары төзелә
Районның кызлар футбол командасы быел укучылар спартакиадасында республикада икенче урынга чыкты. Җыелма командада, нигездә, Ульяновка авылы кызлары уйный. Алар мини - футбол буенча да призлы - икенче урынга лаек булганнар иде. -Авылда спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да тудырылган, - ди физкультура укытучысы, кызларның тренеры Андриан Тимирясов. - Узган елны...
-
Кади, Бәркәтә футболчылары “Юнайтед”ка каршы чыга
Районның иң оста мини-футболчыларын ачыкламакчылар. Әлеге спорт төре буенча быелгы район чемпионаты башланды да. 20 июль көнне старт алган бу бәйгедә тугыз команда көч сынаша. Район үзәгенең полиция бинасы каршындагы мәйданчыкта Чирмешәннән "Хезмәт резервлары", "Боз сарае", "Дүрт якорь",. "Факел", "Көрәшчеләр", "Сток Сити", "Юнайтед" командалары һәм Бәркәтә, Иске Кади авыллары спортчылары...
-
Чирмешән боксчылары - беренче
Әлмәт районының Рус Акташы авылында бокс буенча узган ярышларда, балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары- Ивашкино егетләре Александр Апалаев, Михаил Яманов, Роман Степченко (тренерлары Николай Емельянов) беренче урыннар яулаганнар. Роман Степченко шулай ук "Иң яхшы тактик һәм техник әзерлек өчен", Диплом белән дә бүләкләнә. Автор фотосы.
-
Чирмешәнгә боччачылар килде
Физик мөмкинлекләре чикле спортчылар безнең колакларга ятрак яңгырашлы уен төрендә - боччада көч сынашты. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында олылар һәм балалар ике көн шулай туп тәгәрәттеләр. Аяк-куллары начар эшләүче инвалидларның республика чемпионатына Балтач, Актаныш, Арча районнарыннан, Яшел Үзән, Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Казан шәһәрләре командалары килгән....
-
Сосновкада спорт бәйрәме үтте
Сосновкада инде матур бер традициягә әйләнгән кышкы спартакиада үткәрелде. Быелгысы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. "Три сосны - 2015" дип аталган спорт бәйрәмендә авылыбызның дистәләгән кешесе белән беррәттән, республиканың күрше Аксубай, Нурлат, шулай ук Самара өлкәсенең Шентала һәм Исаклы районнарыннан да спорт сөючеләр катнашты. Спартакиада программасына чаңгы...
-
Чирмешән чаңгычылары яз кояшын да күрде (+ФОТО)
Чирмешәндә узган чаңгы узышларында 75 яшьлек Борис Дютин да катнашты. Призлы урын алмаса да, Ульяновка бабае тиешле 1 километрлы дистанцияне башыннан ахырына кадәр узды. "Энҗе бөртекләре" дип аталучы традицион ярышларны быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырырга булганнар. Анда 200ләп чаңгычы көч сынашты. Язның беренче көнендә үткән бу бәйгегә, ерак...
-
Чирмешән малайлары чит өлкәләргә чыга
Боз сараенда шөгыльләнүче 10-11 яшьлек малайлар Ватан сакчылары көне уңаеннан Тольятти шәһәрендә узган хоккей турнирында өченче урын яулап кайтты. "Корыч ябалаклар"ның көндәшләре - Тольяттидан -ике, Нурлаттан һәм Кузнецк (Пенза өлкәсе) шәһәрләреннән берәр команда булган. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Чирмешән малайлары – беренче, кызлар – дүртенче
Районның малайлар волейбол командасы, укучыларның унынчы Спартакиадасында беренче урынны яулап, финалга үтте. Февраль ахырында алар кабат ярышларга китәчәк. Ә кызлар командасы дүртенче булган. Минзәләдә узган бу ярышта район данын 1нче Чирмешән урта мәктәбеннән Максим Овсянников, Артем Магданов (тренер Марина Овсянникова), лицейдан Илүс Мисбахов, Алмаз Әмирханов, Наил Зыятдинов (тренер Флүзә Мисбахова),...
-
Чирмешәнгә боксчылар килә
20-22 февральдә районның физкультура-савыктыру комплексы спорт залында Советлар Союзы Герое Петр Курасанов призына бокс буенча районара ярышлар узачак. Чирмешәнгә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Кама Аланы шәһәрләреннән һәм күршеләребез - Яңа Чишмәдән яшь спортчылар килүе көтелә. Бокс ярышларында безнең район данын балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең Ивашкинода һәм Күтәмәдә шөгыльләнүче укучылар...