Спорт тег белән яңалыклар
-
Чирмешән хоккейчылары апаслыларны җиңде
Чирмешәннең ир-егетләр командасы алкалы хоккей буенча республика беренчелегенең плей-офф уеннарына чыгу өчен ике уен үткәрәчәк. Узган атнада безнең хоккейчылар үз бозларында Апас районы уенчыларын кабул итте. Очрашу чирмешәнлеләр файдасына 6:5 исәбе белән тәмамланды. Әлегә икенче урында баручы хоккейчыларыбыз 8 февраль көнне кунакта - Байлар Сабасы уенчыларына каршы торачак. Ә инде...
-
Чирмешән укучылары - көчлеләрнең берсе
Мәктәп укучыларының Х спартакиадасында чыгыш ясаган яшь спортчыларыбыз 3 меңгә кадәр мәктәп укучысы булган 19 район вәкилләре арасында кышкы спорт төрләре буенча беренче урын яулаган. Әле узган атнада гына укучыларыбыз чираттагы җиңүгә иреште. 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында узган финал уеннарында безнең хоккейчылар - икенче призлы урын иясе. Чирмешән бозында көч...
-
Чирмешән балалары дзюдо белән шөгыльләнәләр
Чирмешәндә егермеләп бала дзюдо серләрен өйрәнә. Көрәшкә йөрүчеләр арасында кызлар да бар. Чирмешән лицее спорт залында күнегүләрне тренер Марат Исхаков алып бара икән. Атнасына өч тапкыр оештырылучы бу секциягә 8 яшьтән 15 яшькә чаклы булган балалар йөри. Биредә шөгыльләнүче, башкалардан гәүдәгә шактый эрерәк күренгән, тирләп-пешкән ике егеттән: -Моннан чыккач тәмәке...
-
Чирмешән инвалидлары голбол уйнарга өйрәнделәр
Физкультура - сәламәтләндерү үзәгенең спорт залында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз хуҗа булып алды. Казаннан, республика инвалидларының спорт оешмасыннан килгән тренерлар аларны төрле уеннарга өйрәттеләр, ярышлар үткәрделәр. -Сәламәт кеше спорт белән теләге буенча гына шөгыльләнсә, инвалидлар өчен бу гел кирәк,-ди "ТР инвалидларының физкультура - спорт җәмгыяте" оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина. -...
-
Чирмешәндә “Бердәм Россия“нең бердәм кабул итү көне үтте
"Бердәм Россия" сәяси партиясе гражданнарны бердәм кабул итү көнендә райондагы җитәкчеләргә 80ләп кеше мөрәҗәгать иткән. Бу көнне район башлыгы Наил Зариповка 18 кеше үзенең гозерен җиткергән. Берәүләргә матди ярдәм кирәксә, икенчеләр юридик ярдәм сораган. Кара Чишмә мәктәбенең газ казаны нык тузган, аны яңарту сорала икән. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә...
-
Безнең кызлар – оста хоккейчылар
Безнең "Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы Бөгелмәнең кызлар командасын 13:0 исәбе белән тар-мар иткән. Җәлилдә үткән уеннан да кызларыбыз җиңү яулап кайтканнар, ә әлмәтлеләргә оттырганнар. Хоккей буенча республика беренчелегенә "Юбилейный" боз сараенда узган очрашуда "Чирмешән" ир-егетләр командасы 4:7 исәбе белән "СКС" кага (Әлмәт) җиңелгән. "Корыч ябалаклар"да әлегә җиңүләре белән мактана...
-
Чирмешән йөзүчеләре – икенче
Көзге каникуллар вакытында "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы бассейнында дүрт районнан 120 яшь йөзүче көч сынашты. Суда узышырга Яңа Чишмә, Мөслим, Алексеевск районнарыннан йөзү осталары килгән. Безнең район данын Чирмешән лицее һәм Лашман мәктәбе укучыларыннан торган җыелма команда (тренеры Фаиз Билалов) яклады. Алар арасыннан Елена Ерошкина һәм Инсаф Дәүләтшин брасс стилендә йөзүдә...
-
Чирмешән районында спорт мәйданчыклары күбәя
Район үзәгендә генә түгел, быел авылларда да спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Бәркәтәдә, Ивашкинода, Ульяновкада мини-футбол мәйданчыклары барлыкка килергә тиеш. Бәркәтәдә спорт мәйданчыгы балалар уен мәйданчыгы янында урын алачак. Бирегә аслык өчен ком кайтарылган. Ульяновка да мәйданчыкның аслыгы әзер. Ивашкино мәктәбе янында мини-футбол мәйданчыгы төзеләчәк урынга планировка ясалган. Кадыйр Гомәров фотосы.
-
Чирмешән районы укучылары бадминтон да, шахмат та уйныйлар
Бадминтон Мәктәп укучыларының республика спартакиадасы кысаларында узган бадминтон ярышларында 31 команда арасында безнекеләр 16 нчы урынны алып кайттылар. Саба районының Килдебәк авылында оештырылган бәйгедә район данын лицей укучылары Илүсә Шәйхетдинова һәм Илнар Сөнгатов яклаган (тренерлары Юрий Сергеев). Шахмат Мәктәп укучылары өчен Яңа Элмәледә оештырылган шахмат турнирында яшүсмерләр арасында Юрий Скворцов...
-
Чирмешәндә чаңгычылар узыша
"Татарстан чаңгы юлы -2014" бәйгесен бу якшәмбе көнне, 16нчы февральдә уздырачаклар. Сәламәтлеге яхшы булган һәркем ярышларда катнаша ала. Яшь үзенчәлекләренә карап, чаңгычылар бер, ике, өч километрлы дистанцияләрдә көч сынашачак. 50 яшьтән узган спортчыларга бер километр ара узарга туры килә. VIP-узышта 2014 метрга шуачаклар. Гаилә эстафетасында катнашучылар исә 200шәр метрга йөгерә....
-
Чирмешән мөселманнары арканны оста тарта
Сарманда узган мөселман спартакиадасында безнең ир-егетләр төркеме тугыз команда арасында икенче урын яулап кайтты. Әлеге бәйгедә утыз райондашыбыз катнашкан, алар берничә спорт төре буенча көч сынашканнар. -Безнекеләр аркан тартуда өстен чыктылар. Өченче ел рәттән уздырылучы ярышларның әлеге төрендә чирмешәнлеләрне җиңә алучы булмады,- ди район үзәге мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов.
-
Чирмешәнлеләр йөзү ярышларыннан 25 медаль алып кайткан
Күршеләребез - яңачишмәлеләр үзләрендәге йөзү бассейнының бер яшьлек "туган көне" уңаеннан, йөзү ярышлары оештырды. Аннан төп кубокны безнең райондашлар яулап кайткан. Бәйгедә Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат районнары һәм "Нурлатнефть" НГДУсы йөзүчеләре көч сынашты. Алар арасында безнекеләр - беренче, хуҗалар икенче урын иясе. Нигездә Лашман мәктәбе укучыларыннан торган һәм Чирмешән лицее...
-
“Юбилейный“ боз сараенда хоккей сезоны ачылуга багышланган турнирда Казаннан килгән команда җиңде
Бу көнне җаваплылыгы чикләнгән "Шешмаойл" җәмгыяте призларына 2004-2005 елгы малайларны берләштергән дүрт команда (Казан шәһәреннән "Динамо", Лениногорскидан "Нефтяник", Зәйдән "Феникс", Чирмешәннән "Корыч ябалаклар") көч сынашты. Бәйгенең соңгы нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре уенчылары беренче булды. Лениногорскилылар - икенче, ә безнең "Корыч ябалаклар" командасы өченче урынны яуладылар. Җиңүче командаларга кубоклар, медальләр, дипломнар...
-
Бүләккә – кирәк-ярак өчен акча
Республика укучыларының IX Спартакиадасында безнең район призлы - өченче урын иясе. Казанда әлеге бәйгегә йомгак ясау җыенында район җитәкчесе, яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф бүлекләре - Дипломнар, ә районыбыз җиңүче кубогы белән бүләкләнде. Унсигез авыл районнары арасында өченче урын яулаган спортчыларыбыз өчен спорт кирәк-ярагы алуга тотылачак 300 мең сумлык сертификат...
-
Бадминтон да уйныйбыз
Әлеге спорт төрен үз итүчеләр өчен "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында махсус секцияләр оештырыла. Каурый сыман койрыклы шарны ракетка белән челтәр аша куучы райондашларыбыз зур бәйгедә дә катнашып өлгергән. Бадминтончыларның Әлмәттә республика күләмендә узган зона ярышларында Чирмешән лицее укучылары (тренерлары Юрий Сергеев) унике команда арасында дүртенче урын яулап кайтты.