Спорт тег белән яңалыклар
-
Чирмешәнлеләрне спорт залларына дәшәләр
Инде бакчаларда эш бетте, караңгы да иртә төшә, кыскасы, спорт белән шөгыльләнергә бик уңайлы вакыт. Тренерлар да якташларыбызны спорт залларына дәшәләр. Әйтик, Чирмешән лицеенда милли көрәш буенча күнегүләр башланды. Анда 1-11 сыйныф укучылары шөгыльләнә. Яшь көрәшчеләрне күнегүләргә атнага өч тапкыр җыялар. Белешмәләр өчен телефон 8-927-030-05-65 (тренер Марат Исхаков). Югары категорияле...
-
Ульяновкалылар тиз йөгерә
Район үзәгендә узган "Милләтләр кроссы - 2017" массакүләм спорт чарасында 500дән артык райондашыбыз көч сынашты. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада иң яшь катнашучы - Иске Элмәледән Арсений Колесников та грамота һәм бүләк алды. Гомумән, Иске Элмәле һәм Ульяновка авыл җирлеге спортчылары әлеге ярышларда ел да актив катнашалар һәм иң күп...
-
Чирмешәндә “Милләтләр кроссы” узачак
17 сентябрьдә район үзәгендә җиңел атлетика буенча "Милләтләр кроссы" узачак. Чирмешән стадионында сәгать 10да башланачак ярышларга мәктәп укучылары, район оешмаларында һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр, өлкәннәр чакырыла. Алар яшь категорияләре буенча төрле дистанцияләрдә көч сынашачак. Призлы урыннар яулаучыларны грамоталар һәм истәлек бүләкләре көтә.
-
Чирмешәндә футбол чемпионаты башланды
Район оешмалары, учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары арасында футбол буенча чемпионат старт алды. Аның тәүге уенын район үзәгендәге пляж мәйданында оештырдылар. 12 августта, Физкультурачылар көнендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр командасы МЧСлылар футболчыларына оттырды, исәп - 2:0.
-
Чирмешәндә пляжны “кыздырачаклар“
Бүген, 12 августта район үзәгендә әллә ничә спорт төре буенча ярышлар узачак. Бездә Физкультурачылар көнен әнә шулай билгеләп узмакчылар. Көндезге сәгать 1дә пляж мәйданында һәвәскәр командалар арасында пляж волейболы (2х2), шул ук вакытта дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр белән МЧСлылар командалары арасында футбол матчы башлана. Ә сәгать 3тә стадионда велосидета узышу...
-
Чирмешәндә район башлыгы призларына самбо буенча турнир узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары
-
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе чираттагы шахмат турниры үткәрә
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе быел да шахмат турниры үткәрәчәк. Ул газета чыга башлауга 85 ел тулуга багышлана. Бәйгене 4нче мартка билгеләдек. Җиңүчеләр 6 төркемдә: ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм яшүсмер кызлар, малайлар һәм кызлар арасында ачыкланачак. Призлы урын яулаучыларны бүләкләр көтә. Аларны алуда күптәнге дустыбыз, якташыбыз - Кармышта туган, Түбән...
-
Чаңгы ярышы 12 февральдә үтәчәк
"Татарстан чаңгы юлы - 2017" ярышлары алдан билгеләнгәнчә 11 февральдә түгел, ә 12 февральдә үтәчәк. Бик салкын булган очракта ул киләсе атнага да күчерелергә мөмкин. Катнашучыларны теркәү "Сабантуй" стадионында сәгать 8дә, ярышлар сәгать 10да башлана.
-
Җиңсәк - Сочига!
Чирмешәннең "Юбилейный" боз сараенда шөгыльләнүче, 2002, 2003, 2004 елларда туган яшь хоккейчылар командалары "Алтын алка" турнирының республика финалына узды. Руслан Маковей, Илнар Шәйхетдинов шәкертләре көрәшне Зәй һәм Мамадыш шәһәрләрендә февральдә узачак уеннарда дәвам итәчәк. Әгәр якташларыбыз анда җиңү яуласа, кем белә, аларның Бөтенроссия "Алтын алка"сының Сочида узарга тиешле уеннарында катнашу...
-
Чирмешән кызлары - спортзалда
Эштән кайтып, өйдә аш-суын көйләгәннән соң, хатын-кызларыбыз бу атналарда кичләрен спорт залларына ашыга. Шулай итеп, волейбол буенча район чемпионаты гүзәл затлар арасында да старт алды. Бәйгедә барлыгы 36 команда көч сынаша. Ир-егетләр уеннарны декабрь башында башланган иде. Авыл җирлекләре, оешма, учреждение командалары чемпионатның төп призларын "эләктермәкче". Хәтерегезгә төшерәбез, җиңүче командага...
-
Россиянең паралимпия җыелма командасы Казанга чаңгы марафонына киләчәк
2017 елның 4 февраленә билгеләнгән марафон дөнья Кубогына оештырылучы ярышлар белән бер вакытка туры килә, шуңа күрә шик бар иде. Чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Россиянең паралимпия җыелмасы тренеры Ирина Громова команданың тулы составта 2017 елның 4 февралендә Казанда узачак чаңгы марафонында катнашачагын раслады. Ярышлар «Локомотив» стадионында узачак. Бу хакта...
-
Чирмешән районыннан боксчы кыз медаль яулаган
Ольга бокс буенча беренче урында Ивашкино кызы Ольга Андреева бокс буенча ярышларда үз авырлык категориясендә беренче урынга лаек булган. Алабугада район башлыгы призларына бокс буенча турнир инде ундүртенче тапкыр үткәрелә. Быел анда безнең район командасы да катнашкан. Ольга кызлар арасында призлы урын яуласа, Роман Степченко - өченче баскычта. Директорлар футболны...
-
Чирмешән егетенә спортта чыныгу армиядә дә ярап куйган
Чирмешәндә яшәүче Алексей һәм Наталья Наумовларның өендә зур шатлык: уллары Виктор армиядән кайтты. Егет хәрби бурычын намуслы үтәгән, күп санлы Мактау грамоталарына, башка бүләкләргә лаек булган. Улыбызның уңышларына бик сөендек, армия хезмәтендә дә сынатмаячагын да белдек, - ди Викторның әнисе Наталья Александровна. Виктор армиягә бик яхшы физик әзерлек белән киткән....
-
Лашман һәм Иске Кади авылларында спорт мәйданчыклары ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешән эшмәкәрләре футбол уйнады
Район эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен футбол кырында билгеләп үттеләр. Бу көнне эшмәкәрләр командасы эшче резерв командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. Эшкуарлар спортта да сынатмады - 9:3 белән оттылар. -Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге тәкъдиме белән, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган уеннарда эшкуарлар бик теләп катнашты, - ди район...