Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында "Сөлчә"не узучы юк

Районның күмәк хуҗалыклары фермаларында соңгы атналарда көненә уртача14 тонналап сөт савыла. Күп түгел, шуның өчен, бүгенге шартларда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре терлекчелектә Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыятеннән үрнәк алып эшләргә өнди. Республикада тулы бер район хуҗалыклары сауган күләмдә сөт сатучы аерым хуҗалыклар булуын исәпкә алсаң, сөтчелектә әлләни мактанырлыгыбыз юк...

Районның күмәк хуҗалыклары фермаларында соңгы атналарда көненә уртача14 тонналап сөт савыла. Күп түгел, шуның өчен, бүгенге шартларда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре терлекчелектә Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыятеннән үрнәк алып эшләргә өнди.

Республикада тулы бер район хуҗалыклары сауган күләмдә сөт сатучы аерым хуҗалыклар булуын исәпкә алсаң, сөтчелектә әлләни мактанырлыгыбыз юк югын, шулай да...
-Күмәк хуҗалыклар җитәкчеләренә, белгечләренә "Сөлчә" җәмгыятенең эш тәҗрибәсен өйрәнү зарур. Анда мал санын киметмиләр, эшләре тотрыклы, терлекчелектән яхшы керем алалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. - Быел, узган 11 айда бу хуҗалык 294 баш мөгезле эре терлек кенә сатты. Яшь бозаулар түгел, файдасы булырлык итеп үстерелгән, белгечләр телендә, кондициягә җиткерелгән эре мал. Сатарга терлекләре, буаз таналары әле тагын бар.
"Сөлчә" ел башыннан 250 баш сыерга 8637 центнер сөт сауган. Көненә бер сыер уртача 10 литрдан артык сөт биргән дигән сүз. Ә соңгы атналарда бу хуҗалык фермасында көненә 1600 килограммлап сөт савалар, азмы, күпме, тик районда әлегә аларны узучы юк.
-Монда тырышып хезмәт куялар. Маллары ач түгел, азыклары җитәрлек, ферма биналары тиешенчә ремонтлаган. Башкалар да алар кебек эшләсә иде икән. Ә "Сөлчә"нең потенциалы тагын бар, - ди Ильяс Гатауллин.
Бүген районның күмәк хуҗалыкларында 1741 баш савым сыеры исәпләнә (былтыр 1754 булган). Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре узган 11 айда 53969 центнер сөт сауганнар, ягъни былтыргыдан 14 процентка күбрәк. Бер сыер көненә уртача 9 литр сөт биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сөлчә сөтчелек