Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сөлчә” комбайннары купьеллык үләннәрне суктыра

Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне суктыра башлаганнар, орлык алалар. -Быел уракта катнашачак өч "Дон" һәм бер "Полесье" комбайннарын ремонтлап куйдык, алар бүген кырга чыгарга эзер, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов.- Аларда тәҗрибәле механизаторларыбыз: Евгений Портнов, Михаил Уламасов, Дмитрий Константинов һәм Хәлил Мөхиббуллин эшләячәк. Комбайнчыларны махсус кием белән дә тәэмин иттек....

Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне суктыра башлаганнар, орлык алалар.

-Быел уракта катнашачак өч "Дон" һәм бер "Полесье" комбайннарын ремонтлап куйдык, алар бүген кырга чыгарга эзер, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов.- Аларда тәҗрибәле механизаторларыбыз: Евгений Портнов, Михаил Уламасов, Дмитрий Константинов һәм Хәлил Мөхиббуллин эшләячәк. Комбайнчыларны махсус кием белән дә тәэмин иттек. Ягулык белән тоткарлык булмаячак. Запас частьләр дә алынган. Ашханә дә эшләп тора. Эшчеләребезне көненә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлаячакбыз. Хәзер иң мөһиме - уңышны югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алу.
Җәмгыятьтә бөртекле культуралар 1600 гектар мәйдан били, димәк, комбайннарның һәрберсенә 400 гектар эш күләме туры килә.
Ындыр табагы һәм амбарлар да яңа уңышны кабул итәргә әзер. Аларда дезинфекция ясап, стеналарны агартып куйганнар. Хуҗалык җитәкчесе сүзләре буенча, уракта катнашучыларга печән, бөртек биреләчәк. Теләге булган кеше хезмәт хакын акчалата да алыр. Беренче урын алган комбайнчыга өстәмә премия дә каралган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән белешүәбезчә, быел районда урып - җыюда 80 комбайн катнашырга тиеш. Бүген аларның 88 проценты эшкә чыгарга әзер.
Шушы көннәрдә махсус комиссия хуҗалыкларның уракка әзерлеген карап чыккан. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Күтәмә АГРОфирмасы" беренче урынга лаек булган. "Серендеев" крестьян - фермер хуҗалыгы - икенче, "Сөлчә" җәмгыяте өченче урында.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөлчә комбайннар уракка төшәләр

2
X