Суы булса, сибеп булыр
Республикада мелиорация тармагын торгызуга җитди алынмакчылар. Соңгы еллардагы корылык бу эшнең кирәклеген исбатлады кебек. Берничә йөз гектарда гына да сугарулы мәйданнары булган хуҗалыкны һава шартлары әллә ни куркытмаячак, хет азыкны мул җыя алачаклар. Безнең районда быел берьюлы өч объектта - гидротехник корылмаларда төзүчеләр эшли. Югары Кәминкәдәге плотинада, буада төзүчеләргә эш...
Республикада мелиорация тармагын торгызуга җитди алынмакчылар. Соңгы еллардагы корылык бу эшнең кирәклеген исбатлады кебек. Берничә йөз гектарда гына да сугарулы мәйданнары булган хуҗалыкны һава шартлары әллә ни куркытмаячак, хет азыкны мул җыя алачаклар.
Безнең районда быел берьюлы өч объектта - гидротехник корылмаларда төзүчеләр эшли. Югары Кәминкәдәге плотинада, буада төзүчеләргә эш калмаган да. Былтыр башланган капиталь ремонт тәмамлану уңаеннан биредә үзенә күрә бәйрәм оештырдылар, төзүчеләрнең иң уңганнарына бүләкләр тапшырдылар. Анда безгә башка районнардан семинарга килүчеләр дә катнашты.
- Башкарылган эшебезнең нәтиҗәләрен күрү рәхәт,- диде бу чарага килгән кунакларның берсе - "Татмелиорация" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков. - Әлеге корылманы Әлкинең "Мелорация" ПМКсы бик сыйфатлы итеп төзәткән.
Район җитәкчелегенә, Югары Кәминкә авыл җирлеге Советына да рәхмәт, гел булышып тордылар. Башка объектларыбызда да, алар дистәләп, шулай итеп, тиз һәм сыйфатлы эшлисе иде".
Бер ел эчендә 7 миллион 351 мең сум бәягә плотинаның "гәүдәсенә" карьер грунты түшәлгән, су агызу корылмасы монтажланган, эшермәсе дә алмаштырылган.
25 гектар мәйдан биләүче, 1 миллион 200 мең кубометр су сыйдырышлы буа -корылмада әлегә су юк, әмма көзен, аеруча язгы вакытта монда байтак су җыелыр дип өметләндерәләр. Әнә Туймәт буасында, былтыр капиталь ремонтлагач, буа су белән тулган. "Ярый әле мелиораторлар булышты, юкса быел да суга тилмерер идек,- ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Җәлил Мортазин. - Су бит малларга да кирәк, янгын куркынычсызлыгы ягыннан да аның әһәмияте зур".
Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да мелиорация буенча күрелүче чараларның кирәклеген әйтте. "Әгәр сугарулы мәйданнарыбыз булса, без корылыклы 2010нчы елда әллә кайлардан азык ташымас идек. Ул елда азык сатып алуга гына да 44 миллион сум акча тоттык. Шуңа күрә сугару тармагына юнәлдерүче средстволар үзен аклый, аклаячак".
"Татмелиорация" бригадалары безнең районнан китми әле. Кара Чишмәдәге 1 миллионнан күбрәк кублы плотинада 2 миллион 216 мең сумга байтак эш башкарылачак. Монда монтажлыйсы, алыштырасы, ныгытасы урыннар байтак әле. Лашмандагы гидротехник корылмада, зур буада да ремонтка Әлкинең "Мелиорация" ПМКсы алынган. Биредә дистәгә якын махсус техника , осталар җәлеп ителгән. Объектны октябрьдә генә файдалануга тапшырырга планласалар да, эш август ахырында тәмамланырга да мөмкин.
Лашман буасы 1973нче елда ук төзелгән, 1 миллион 435 мең кубометр су сыйдырышлы. Монда котлованны грунт белән түшәү, корылманы тимер- бетон блоклар белән ныгыту, ябык дренажны монтажлау, элеккеге су агызу җайланмасын сүтеп алу, хәтта буа янында үлән чәчү каралган. Бу эшләрнең күбесе башкарылган да.
Моннан 25-35 еллар элек райондагы күпчелек хуҗалыкларда мал азыгын, аеруча печәнне сугарулы мәйданнарда үстерелгән күпьеллык үләннәрдән әзерләделәр. Ул чактагы "Шушма", "Октябрьнең 50 еллыгы", "Фрунзе" исемендәге, Тукай исемендәге һәм башка кайбер колхозларда сугару звеноларының матур эшләре республикада да билгеле иде. Иде, дияргә генә калды, бүген безнең районда да сугару агрегатлары юк дәрәҗәсендә. Торбаларны урлап, кисеп, морҗа ясауга, койма баганасына, төзелешкә кулландылар, ә бер өлеше тимер-томыр буларак сатылды. Ярый әле плотиналар-буалар үз урыннарында.
Семинарга җыелган подрядчы - гидротехник корылмалар төзү, үзгәртеп кору кебек эшләр белән бәйле төрле оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре федераль һәм республика күләмендәге программалар буенча ремонтланучы башка объектларда да эшне көзге пычракларга кадәр төгәлләүне бурыч итеп куйдылар.
Безнең районга килгәндә, алдагы елларда, проект-смета документлары әзер булып, кайсыдыр программага кертсәләр, Утыз Имән, Күтәмә, Ульяновка, Иске Котыш буаларында да капиталь ремонт башланырга мөмкин. Аннары, билгеле, ресурслар күбрәк бүленсә, сугару агрегатлары да куелыр, сугару тармагы аякка басар. Суы булса, сибеп булыр.
"Күреп торасыз, яхшы беләсез, мондый корылмаларда эшләү зур осталык, төгәллек тә сорый,- диде ахырдан "Татмелиорация" җитәкчесе, күбрәк авыл хуҗаларына мөрәҗәгать итеп. - Шуңа күрә миллионнарча сум акча тотып төзәтелүче буаларны саклагыз, көздән суның яртысын булса да агызырга онытмагыз, эшермәләрне майласагыз, алар кирәк чакта тиз ачар, тиз ябар, күгәрмәсләр".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев