Татарстанда муниципаль берәмлек башлыклары өчен оештырылучы семинар-киңәшмәләрнең соңгысы Казанда үткәрелде.
Аларда белгечләр җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын билгеләүче законнар, ул кануннарга даими кертелеп торган үзгәрешләр турында тәфсилләп аңлатты, авыл җирлекләрен борчыган сорауларга җавап бирде.
Сорауның эресе-вагы юк
Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән муниципаль берәмлек җитәкчеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру...
Татарстанда муниципаль берәмлек башлыклары өчен оештырылучы семинар-киңәшмәләрнең соңгысы Казанда үткәрелде.
Аларда белгечләр җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын билгеләүче законнар, ул кануннарга даими кертелеп торган үзгәрешләр турында тәфсилләп аңлатты, авыл җирлекләрен борчыган сорауларга җавап бирде.
Сорауның эресе-вагы юк
Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән муниципаль берәмлек җитәкчеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру максатында Татарстанның Муниципаль берәмлекләре советы ел саен семинар-киңәшмәләр оештыра. Быел алар апрель ае дәвамында, күрше-тирә районнарның җирле үзидарә органнары башлыкларын җыеп, Сарман, Алабуга, Чистай, Тәтеш һәм Лениногорск районнарында үткәрелде. Ә соңгысы, - Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары катнашында, Казанда узды.
Билгеле булганча, республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә, үткән елгы муниципаль сайлауларда аларга җәмгыясе 7,7 меңнән артык депутат сайланды.
- Бу семинарларны ел саен көтеп алабыз, сорауларыбызны туплап куябыз. Чөнки бит авыл җирлеге башлыгының берсе дә юрист түгел, эш барышында төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар туа, шуңа күрә еш кына министрлыклар, прокуратура вәкилләреннән аңлатмалар таләп ителә. Бүген муниципаль берәмлек башлыгының җаваплылыгы бик күп, ләкин үзе ул якланмаган. Әнә, әле яңа гына Баулы, Лениногорск районнарында булган хәлләрне искә төшерү җитә. Муниципаль берәмлек җитәкчеләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә булышкан мондый семинар-укуларны әзерләгән Муниципаль берәмлекләр советына рәхмәтлебез, - ди Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина.
Лаеш районы башлыгы урынбасары сүзләренчә, дәүләт хакимияте органнары белгечләре белән эшлекле очрашуга килгәнче, гадәттә, баштан райондагы бөтен авыл җирлеге башлыкларыннан көнүзәк мәсьәләләрне белешәләр. "Безнең районда быел бигрәк тә муниципаль берәмлек вәкилләренең үзләре һәм бөтен гаилә әгъзалары өчен керемнәре-чыгымнары турында белешмәләр тапшыруы сораулар тудырды. Быелдан андый белешмәне депутатлар да тапшырырга тиеш, ә алар өчен әле бу яңалык иде, кайберәүләр бераз каушап калды: документларны дөрес итеп тутырырга кирәк, югыйсә, закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. Аңлатуларынча, керемнәр-чыгымнар турындагы белешмәне тапшырмыйсың икән, "ышанычны югалту" сәбәпле, икенче юлы, гомумән, депутат булып сайлана алмаячаксың. Бүгенге көндә безнең 192 депутатның инде 160сы белешмәләрен тапшырырга өлгерде. Депутатларыбызга тел-теш тидәресебез килми, чөнки тырышып эшлиләр, үз җирлекләренә матди яктан да булышалар - кайда юл төзелешен, авыр хәлдә калган гаиләләрне, почта хезмәтен кайгырталар...", - дип сөйли Илгизә Тимиршина.
24 җирле үзидарәне берләштергән Лаеш муниципаль районы быелгы семинарда шулай ук, мәсәлән, Финанс һәм Икътисад министрлыкларына үзара салым акчаларын күчергәндә муниципаль берәмлекләрне банк комиссияләреннән азат итү үтенече белән дә чыкты. Хәзерге вакытта бары тик бер банк кына бу очракта комиссиясез хезмәт күрсәтә, нәтиҗәдә, чиратлар туа, дип зарлана муниципаль берәмлек вәкилләре.
Кадрларга сак карарга кирәк
Быелгы семинарда Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе, Финанслар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Юстиция, Экология һәм табигать ресурслары, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, Татарстанның терроризмга каршы комиссиясе, Федераль куркынычсызлык идарәсенең Татарстан буенча идарәсе, Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белгечләре чыгыш ясады.
Муниципаль берәмлекләрнең хокукый-норматив актларына еш кына прокуратура дәгъва белдерә. Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сөйләгәнчә, семинар-укытулар җирле үзидарә башлыкларына Россия һәм Татарстандагы кануннарга һәрдаим кертелгән үзгәрешләрне вакытында җиткереп торырга мөмкинлек тудыра.
- Прокуратура органнары җирле үзидарә башлыкларының карарларына һаман саен протестлар чыгара башлагач, без ике төрле чара күрергә булдык: беренчесе - хәзер норматив документларны кабул иткәнче иң элек аларны прокуратурага күрсәтергә, тулысынча законга туры килүен ачыкларга. Икенчесе - җирле үзидарә башлыкларына һәрдаим укытулар оештыру, законнардагы үзгәрешләрне аңлату. Инде прокуратура ягыннан дәгъваларның кимүе күзәтелә. Шушы очрашуларның нәтиҗәсе буларак, семинар-киңәшмәләрдә яңгыраган сорауларны гомумиләштереп, без Президентка, Хөкүмәткә, Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәбез, аларның чишеле өстендә эшләргә тотынабыз, - ди Минсәгыйть Шакиров.
Әйтик, Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы катнашы белән узган ел Россиянең җирле үзидарә турындагы 131нче законына җитди үзгәрешләр кертелде. Әгәр муниципаль берәмлек җаваплылыгындагы теге яки бу эшкә бюджетта акча каралмаган булса, ул аның җаваплылыгыннан котыла. "Муниципаль берәмлек башлыкларының элек армиядә хезмәт иткән елларын дәүләт хезмәте стажына кертү мәсьәләсенең дә без уңай чишелешенә ирештек", - дип ассызыклый Минсәгыйть Шакиров.
Әйтергә кирәк, Россиядә муниципаль берәмлекләр темасына багышланган журналлар арасында зур тиражы белән аерылып торган "Татарстанда җирле үзидарә" журналы да муниципаль берәмлекләрне борчыган актуаль сорауларга җавапларны үз вакытында алу мөмкинлеген тудыра.
- Безгә җирле үзидарә өлкәсендә көч куючы кадрларга бик сак карарга кирәк, муниципаль берәмлек җитәкчесе булырдай кадрлар - бик сирәк "товар". Аларның эшләре җиңел түгел, җирлекнең бөтен бәла-казасы алар җилкәсенә ята. Соңгы биш елда җирле үзидарә башлыкларының 50 проценты алышынган, мондый тотрыксызлык эшнең нәтиҗәлелегенә дә тәэсир итә. Бүген бигрәк тә Башкарма комитет җитәкчеләренең, җирле үзидарә башлыкларының хезмәт хаклары һич тә канәгатьләндерерлек түгел. Алар уртача 15 мең сум хезмәт хакына эшли. Аларга куйган таләпләр зур - югары белемле, тәҗрибәле дә булсын, бөтен җаваплылыкны да алсын, ә менә хезмәте нигәдер түбән бәяләнә. Моны премияләр, грантлар белән генә хәл итеп булмый, шуңа күрә без бу мәсьәләне Хөкүмәт алдында күтәрергә җыенабыз, - дип ышандыра Минсәгыйть Шакиров.
Мәгълүм булганча, 21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда җирле үзидарә законнары гамәлгә ашырыла башлавына быел 10 ел тула. "10 ел озак вакыт түгел, ләкин шушы узган еллар эчендә без җирле үзидарәне аякка бастырыр өчен шактый эшләдек. Җирле үзидарәләр җирлекнең тормышын көйләргә, Хөкүмәт белән берлектә халыкның яшәү шартларын яхшырту белән шөгыльләнергә өйрәнде. 21 апрель безнең өчен әһәмиятле көн, бу көнне җирле үзидарә өлкәсендә көч куйган кешеләргә, элек авыл советы рәисе булып эшләгән ветераннарга хөрмәт күрсәтергә бурычлыбыз", - ди Минсәгыйть Шакиров.
21 апрельдә Казанда муниципаль берәмлекләрнең бәйрәме уңаеннан тантаналы җыелышы узар, Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетларына барлыгы 50 җиңел автомобиль ачкычларын бүләк итәр дип көтелә. Шулай ук агымдагы атнада җирле үзидарәләрнең социаль-икътисади проектларын тормышка ашыругә билгеләнгән дәүләтнең чираттагы грантларын тапшыру да планлаштырылган.
Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотосы.
Нет комментариев