Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сугыш яшьлегебезне урлады

1945 елның 9 мае исемдә әле. Атка атланган бер малай Лашман урамында "Митингка!" дип чакырып йөрде. Шуннан әниләр авыл Советы бинасы янына киттеләр. Чирмешәннән Мөхәммәтҗанов абый сугыш бетте, дип, Җиңү хакында сөйләргә килгән. Ул вакыттагы хәлләрне сөйләп кенә аңлата торган түгел. Чөнки күп кешенең "кара пичәтле" кәгазе килгән иде бит...

1945 елның 9 мае исемдә әле. Атка атланган бер малай Лашман урамында "Митингка!" дип чакырып йөрде.


Шуннан әниләр авыл Советы бинасы янына киттеләр. Чирмешәннән Мөхәммәтҗанов абый сугыш бетте, дип, Җиңү хакында сөйләргә килгән. Ул вакыттагы хәлләрне сөйләп кенә аңлата торган түгел. Чөнки күп кешенең "кара пичәтле" кәгазе килгән иде бит инде.

1945 елда без - өч кыз бала Бөгелмәгә барып, педучилищеда имтиханнар биргәннән соң, аттестатлар алып кайттык. Шул елның августында сугыштан әти кайтты. Авыл кешеләрен башкалардан алданрак җибәргәннәр икән. Ә мин үзем сентябрьдән мәктәптә укыта башладым. Ул вакытта укытуның ничегрәк булганын күз алдына китерергә мөмкин. 25 укучыга 13 дәфтәр, китаплар җитми. Балаларның өс киемнәре юк. Күбесенең әтиләре сугыштан кайтмаган. Бер гаиләдән ике бала бөтенләй ятим: әтиләре юк, әниләре төрмәдә.

Лашманда шулай өч ел эшләгәч, Яңа Кади егете Азат Исхаковка кияүгә чыктым. Ул фронтовик укытучы иде. Артиллерия командиры булып, сугышны Мәскәү янында башлап, Чехословакиядә тәмамлаган. Аның белән 57 ел бик тату гомер итеп, биш бала үстердек. Азат Җиңүнең 60 еллыгын нык көтте. Бәйрәмне күреп, 2005 елда ул 84 яшендә безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Мәрхүм мәктәптә эшләгән елларында, пионервожатый Сирин Кәлимуллина белән авылыбызның барлык ветераннарын барлап, өйдән-өйгә йөреп, аларның кайсы фронтларда булганнарын теркәп, зур альбом эшләп калдырды.

Сугыш безнең чордашларның яшьлеген урлады. Ашарга юк, киемнәр тузып бетте, аякта чабата. Шулай да халык "Җиңү өчен!", "Фронт өчен!" дип баш күтәрми эшләде. Хәтерлим әле, сугыш чыккан елны (миңа ул вакытта 14 яшь) игеннәр уңды. Аны көлтәләргә бәйләп зур кибәннәр куеп калдырганнар иде. Килмәк буендагы әлеге көлтәләрне кыш көне атлар белән авылга - Лашманга ташыдык. Шунда сугып, икмәкне һәр көнне хөкүмәткә, фронт өчен озата идек. Мин үзем көлтә ташуда катнаштым. Сугыш елында кечкенә балалар да әниләренә ияреп уракка йөрде. Карт бабайлар бригадирлар булып эшләделәр. Без - яшьрәк кызлар аларның ярдәмчеләре идек. Ә кыш җиткәч, сугышчыларга бияләйләр, оекбашлар бәйләп, аларның эчләренә адресыбызны язып салып җибәрә идек. Ләкин аннан бер дә җавап хәбәре килмәде.

Әтием, Ибраһим Ризванов, алда әйткәнемчә, сугыштан кайтты. Ул Берлинны алышкан, яралары күп иде. Ә менә абыем Исхак Воронеж шәһәре янында башын салды. Хатыны Гөлсем белән өйләнешеп, алар бары бер ай гына яшәп калганнар. Җиңгәм гомере буе ялгыз яшәде. Әлеге язмам аларның барысына да дога булып барсын.

Рокыя Исхакова.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Лашман авылы