Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашманда яшәүче сугыш ветераны мәрхәмәтле немецларны да күргән

Кышкы салкын төндә ишек шакып, Мөхәммәтшиннарны йокыдан уяталар. Өйгә берьюлы өч-дүрт кеше килеп керә. Юлаучылар икән, Лашман янында машиналары ватылган, кунарга урын эзлиләр.

Билгеле, өшүдән тәмам туңган әлеге чит-ят кешеләргә урын җәяләр, булган ризык белән сыйлап җибәрәләр. Күптән, 50 еллар элеккеге әле хәлне гыйбрәт итеп искә алсаң да ярый.

-Элек мондый хәл табигый саналды. Юллар, яхшы транспорт юк, байлык чамалы чак бит, алай да кешеләр мәрхәмәтле иде, - ди быел 93 яшен тутырган сугыш ветераны Габдулла Мөхәммәтшин.

Габдулла абый 35 ел буе МТСта эшли. Монда кемнәр генә, кайдан гына килмәгән. Җитәкчеләр, белгечләр, механизаторларның осталарга йомышы төшкән. Төрле милләт вәкилләре гел уртак тел таба белгәннәр, бер-берсен түбәнсетмәгәннәр. Ниндидер милли низаг турында сүз дә юк.

-Хәзер әле тегендә, әле монда сугыш бара, ник болай араларны суыталар икән? - дим Лашманның абруйлы ветеранына.

-Күбрәк байлык, власть өчен көрәшәләр бугай, - ди Габдулла абый. -Гади халык түземле ул, әмма җитәкчеләрнең кайберләре дөрес сәясәт алып бармый, җаваплылык хисен югалталар. Аралар бозылуга кайчак бит бер очкын җитә.

Сигез ел чамасы сугышта, армиядә булган ветеран тормышның кадерен белергә өнди. Сугыш, дошманлашу, бер-береңә зыян салу бик яман нәрсә бит ул.

Хәзер дә халык начар түгел, кайгыда булышып, шатлыкларны бүлешеп яшиләр, авылларда бигрәк тә. Яшьләр арасында игелеклеләре күбрәк. Районыбызда татар, чуваш, рус, мордва халкы янында башка милләтләргә дә урын җитә. Киләләр, эшлиләр, җирле халык белән уртак тел табалар, үз телләрен, йолаларын саклыйлар, моңа мөмкинлек бар. Дин иреге ягыннан да чикләүләр юк.

Кайда да кеше туган җирен сагына, туган телендә сөйләшергә җай эзли. Авыр чакта бигрәк тә.

...1944нче ел. Габдулла абыйлар оборонада тора. Батальоннары нык хәлсезләнгән. Егермеләп кешегә бер пушка, бер пулемет кына исән. Элемтәче буларак, җилкәсенә аппарат, чыбыклар аскан якташыбыз кечкенә генә окопта урнаша. Янәшәдә, ун метр чамасы арырак зуррак окоп бар, анда санитарлар яралыларны дәвалый. Шул чакта дошман ягыннан кырыклап танк безнекеләргә каршы атакага кузгала. Бертуктаусыз аталар. Габдулла солдат янәшәдәге окопка күчәм дигәндә генә янында снаряд шартлый.

-Калганын хәтерләмим, мине олырак бер татар санитары һәм бер үзбәк солдаты, “көймә“-чанага салып машиналар янына тартып барганнар, аннан – лагерьга, лазаретка. Кыскасы, әсирлеккә эләккәнбез. Аңга килгәч, янымда немецларны күреп, ул чакта 19 яшьлек егет кенә идем шул, елап җибәрдем, - ди Габдулла абый. -Татар санитары лагерьдан лазаретка еш килде, хәлемне белешеп торды. Туган телебездә аралашу, аның ярдәмен тою авырлыкларны җиңелрәк кичерергә булышты. Ә авырлыклар, җәберләүләр эләкте, нык эләкте миңа.

Ветеран немецларның да төрлесенә юлыккан. Лагерьлардан лагерьларга йөрткәндә стройга бастыралар. Ачлар, хәлсезләр бит, кайберәүләр арттарак кала, шунда арттан килүче немец солдаты автомат түтәсе белән китереп суга.

Билгеле, немецларның мәрхәмәтлеләре дә очрый. Бараклар өчен кирәк-ярак ясаучы заводта эшләгәндә Габдулла абый бер мастер белән уртак тел таба. Немец кешесе ябык, көчкә аягында йөрүче яшь солдатны кызганып, иртән үзе белән ипи кисәге яки бер алма алып килә һәм аларны читтәрәк, такта өеме артында яшереп калдыра. Немецларга, белсәләр, андый гамәлләре өчен, сүз дә юк, җәза кырыс. Әмма мастер кешелеклеген югалтмый.

1943нче елда сугышка китеп, Брянскины азат итүдә катнашкан, Белоруссиядә, Австриядә солдат шинелен салмаган Габдулла Мөхәммәтшин тыныч тормыштан канәгать.

-Хәлемне белеп, кадер күрсәтеп торалар, 5 бала үстердек, 10 оныгым, 15 оныкчыгым бар. Газ, су өебездә үк. Беркемгә бернинди дәгъвам юк, - ди Лашманда яшәүче ветеран. -Ходай язса, 9 майда Җиңү бәйрәмендә катнашырга да исәпләп торам. Сугышлар гына булмасын иде!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашман авылы Мөхәммәтшиннар