Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районының Лашман авылы укчылары республика йөзенә кызыллык китермәгәннәр

Бөтенроссия күләмендә “Салават Юлаев” призына җәядән ату буенча Башкортстанда узган ярышларда безнең якташларыбыз да катнашып, 17 команда арасында “классик ук” дивизионында призлы өченче урын яулап кайттылар.

Зур бәйгедә безнең республика данын Рәсим Вафин, Фаиз Билалов (Лашман) һәм Ирина Жук (Алабуга) яклаганнар. Бронза өчен көрәштә алар, узган елда бу бәйгедә беренчелеккә чыккан Пермь командасын җиңгәннәр.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән лашман

2
X