Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман балалары күрше авыллар бакчаларына йөри

Якын көннәрдә Лашман балалар бакчасына төзүчеләр килә. Алар иң беренче булып бинаның түбәсен яңарту эшенә керешәчәк. -Яңа ел ялларыннан соң балалар кабул итмәдек, бүлмәләрне җиһазлардан бушатып, төзүчеләр өчен эш мәйданы әзерләдек, - ди бакча мөдире Рагидә Зөфәрова. - Бакчада өч төркемдә 63 бала тәрбияләнде, хәзер шуларның 14се Әмир һәм Чирмешән...

Якын көннәрдә Лашман балалар бакчасына төзүчеләр килә. Алар иң беренче булып бинаның түбәсен яңарту эшенә керешәчәк.

-Яңа ел ялларыннан соң балалар кабул итмәдек, бүлмәләрне җиһазлардан бушатып, төзүчеләр өчен эш мәйданы әзерләдек, - ди бакча мөдире Рагидә Зөфәрова. - Бакчада өч төркемдә 63 бала тәрбияләнде, хәзер шуларның 14се Әмир һәм Чирмешән балалар бакчаларына йөри башлады.

Капиталь ремонт өчен бюджеттан, республика программасы буенча 13 миллион 950 мең сум акча каралган. Бина эчтән дә, тыштан да яңа төс алачак. Осталар иң элек бинаның түбәсен төсле калай белән ябып, аннан соң стеналар да тышланачак. Ә эчтә идән, түшәм, стеналар яңартылачак, беренче катта җылы идәннәр булачак. Яңа канализация, суүткәргеч, җылылык, электр үткәргечләре сузу каралган. Ремонттан соң бакчаның музыка залы да булачак, аны бинаның элек авыл җирлеге Советы урнашкан өлешендә ясаячаклар. Аш әзерләү блогы да санитар таләпләргә җавап бирерлек хәлгә киләчәк, складлар ясау да планда.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined лашман йөри бакчаларына авыллар күрше балалары