Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лашман җирлеге башлыгы ял паркы турында хыяллана

    Шушы көннәрдә Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы Фәттахов “Татарстан Республикасындагы җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен“ медале белән бүләкләнде. Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешен шулай бәяләделәр. Моңа лаек, орден да бирерлек җитәкче ул.

    Инде 12 ел буе Лашман авыл җирлеге башлыгы постын биләүче, быел, Ходай язса, 50 яшен тутырачак Рәвхать Фәттаховка мондый тынгысыз эше ошыймы соң. Кызыктырырлыкмы?

    Аның моңа җавабы әзер: -Ошый миңа эшем, чынлап әйтәм. Нәрсәдер хәл ителгәч, рәхәт сулап куясың, аны башкарып чыга алуыңа сөенәсең. Транспорт бирәләр, хакын түлиләр. Яшермим, төрле, кәеф төшкән чаклар да була.

    Үз алдына конкрет максат куя белүче, грамоталы, төпле бу җитәкче нинди уйлар белән яши, нинди гамәлләр кыла. Аның катнашында башкарылган эшләр нидән гыйбәрәт?

    Үзең алда булырга

    Төзеклек, төзелеш ягыннан Лашман һәм Әмир авыллары районда иң-иңнәр арасында. Хәтта урам юллары да асфальтлы. Чиста су ягыннан проблема юк.

    Әмирдә республика һәм район ярдәме белән балалар бакчасын, ФАПны, яңа мәктәпне үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзеп куйдылар, мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрделәр.

    Лашманда яңа ФАП ачылды, яңа күпер ясалды, буа капиталь ремонтланды. Быел балалар бакчасын үзгәртеп коралар. Зур, кирәкле гамәл. Документлары әзер, финанс чыганагы билгеле. Иң мөһиме – эш башланган. Җирлек башлыгы бу объектларны яңарту мәшәкатьләре артыннан каядыр баруны авырсынмаган. Башкача булмый да, әгәр үзең йөрмәсәң, бер эш тә алга китми. Депутатлар бергә җыелганда, утырышлар вакытында күпләргә кагылучы җитди проблемаларны уртага салып сөйләшәләр. Әйтик, Лашманда яңа һәйкәл төзү тәкъдимен депутатлар күтәргән, ул эш үтәлгән дә.

    Авыл кешесенең мәшәкатьләре күп инде. Җәйгә чыксаң мал карап, азык әзерләп тә байтак вакыт үтә. Сыерлы кеше бәйләгән сыман: малкайларны көтүгә куасы, каршылыйсы, сөтен савып, әле бит һәр көнне, аны урнаштырасы бар. Бу яктан районда янә шул Лашманда сыер тотучыларның күптәнге хыялын беренче булып тормышка ашырдылар – электр-көтүче “ялладылар“. Узган елда шушы җиһазлар сыерларга көн буе күз-колак булып торды. Түләү суммасы шартлы гына, халык аны һич күпсенми. Болай иткәч көтүче эзләп җәфаланасы яки чират буенча көтүгә чыгасы түгел. Инде Әмирдә дә электр-көтүче кайтартмакчылар, аңа заказ биргәннәр.

    Рәвхать Габбас улы Фәттахов Лашман авыл җирлеге башлыгы булып, алдарак язылганча, инде 12 ел чамасы эшли. Моңа кадәр 5 ел “Әмир“ колхозын җитәкләде, Лашманда бригадир, агроном хезмәтләрен башкарды. Белгечлеге буенча юрист. Район Советы депутаты.

    Карыңны да карыйлар

    Җирлек башлыгының кышкы эшен, мөгаен, иң әүвәл юллар чисталыгыннан чыгып бәялиләрдер. Шулай икән, Рәвхать мондый рейтингта да алда – Лашманда һәм Әмирдә соңгы елларда хәтта тыкрыкларда да юл өзелми, кардан чистартыла. Бу эшне үзләренең техникасы – грант акчасына алынган трактор белән башкаралар.

    Бүген халыкның мәшгульлеге турында да кайгыртырга туры килә. Элек зур-зур оешмалар урнашкан Лашманда алар юк инде, колхоз да элеккеге сыман куәтле түгел. Әмма күпчелек үз көнен үзе күрергә тырыша, шөгыль таба. Берничә гаилә терлек асрап керем ала. Әйтик, Гайфетдиновлар, Закировлар, Бадаевлар, Зыятдиновлар, Галимовлар, Миңнекәевлар шундыйлар. Улы белән, 77 яшьлек Хәдичә апа Лотфуллиналар 20 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 8 сыер асрыйлар. Каннарына сеңгән – малсыз тора алмыйлар.

    Җирлек авылларында 11 мини-ферма бар. Быел бу сан икегә күбәергә мөмкин. Субсидия кирәксенүчеләргә авыл җирлеге Советы ярдәмгә, документлар тутырышырга гел әзер.

    Өмә белән ансат

    Рәвхать Фәттахов якындагы берничә елда ике авылда да зиратлардагы карт агачларны кисеп бетерү турында хыяллана. Бу эш башланган үзе.

    Өмәләр уздырып, зиратларны чисталап тору да әйбәт. Әйе, өмә уздырып.

    -Ул агачларны бригада яллап, акча түләп кистерергә тәкъдим булгач, беләсезме халык нәрсә диде: -Инде зират чистартырга да каяндыр кеше ялласак, мәетләрне җирләргә дә каберне акча биреп казытырга калырмы? Дөрес, белеп әйтәләр бит. Халык начар түгел ул, оештыручы гына кирәк, бөтен эштә шулай.

    Фәттаховның Лашман һәм Әмир эшкуарларына да рәхмәте чиксез. Ниндидер чара, бәйрәм үткәрәсе булса аларга да мөрәҗәгать итә һәм яклау таба. Нефтьчеләр дә гозерләрне үтәргә тырышалар. Җае килсә, мөмкинлектән чыгып.

    Салымнар җыю буенча Лашман җирлеге урталыкта. Күпчелек бу яктан аңлы, тәртипле, әмма берничә кеше ел саен бурычлылар арасында. Андыйларга карата, билгеле, катгыйрак чаралар күрергә, әйткәләшергә дә туры килә.

    Лашманда 508 йортта 1331 кеше яши, Әмирне дә кушып санагач, 660 йортта 1648 кеше исәптә.

    Яшьләр кирәк авылга

    -Авылларда тормыш шартлары шәһәрләрдәге кебек дәрәҗәгә күтәрелә. Әмма, никтер, яшьләрнең бер өлеше һаман зур калаларга юл ала. Ник китәләр?

    -Иң төп сәбәп шул: сайлап алырлык, яхшы түләүле эш юк, - ди Рәвхать Фәттахов. -Һәркем мал асрап яши, үз эшен ача алмый бит.

    Демографик хәл, турысын әйтү кирәк, оптимизм уятмый. Җирлек буенча 2017 елда нибары 14 бала туган, 36 кеше вафат булган. Туйлар сирәк үтә, сабыйлар аз туа. Авылда 56 йорт буш, кайсыларының хуҗасы да юк. Монда комментарий кирәкми.

    Фәттаховны да борчый, уйландыра бу хәл. Лашман балалар бакчасына 58 бала йөри. Бакча бинасын үзгәртеп коралар, моңа миллионнарча сум акча бирелә. Төзүчеләр көзгә кадәр эшләрен төгәлләргә ышандыралар. Бәлки вәзгыять үзгәрер, буш йортларның ишекләре ачылыр, туйлар ешаер, бакчага ихтыяҗ кимемәс. Яшьләр кирәк авылларга.

    Җирлек башлыгы авылда яфрак селкенгәнне дә белеп тора кебек. Тик кемнәрнеңдер ашыгыч эшләре килеп чыга, мәшәкатьләре туа. Андый чакта авыл башлыгына ярдәм сорап киләләр.

    -Атнага ике көн кабул итү үткәрәм, башка вакытта да киләләр, - ди Рәвхать Фәттахов. -Әле бүген, төшкә кадәр, сигез кешене кабул иттем. Октябрьск урамы очында берәүләрдә су басымы түбән икән. Калган эшкә кар ява дигәндәй, шунда ук коммуналь хуҗалыкка шалтыраттым, якын көннәрдә насосны алыштырып, бу проблеманы чишәргә ышандырдылар. Икенче бер йортта электр көчәнеше җитәрлек түгел икән. Анысын да белештем, хәл итәрлек мәсьәлә. Ике хуҗалык малчылыкны үстерүгә субсидия алу тәртибе белән кызыксындылар. Сыер көтүе кайчан чыгасын да белештеләр. Әмирдән яшь гаилә яңа торакка мохтаҗ, берәр программага кереп булмасмы, диләр. Үз нигезләрендә йорт салырга хыялланалар, әмма үзләренең генә моңа көче юк. Былтыр 90 кеше кабул иткәнбез, быел, өч айда, 34не. Килсеннәр, гаепләмибез, халык мәнфәгатьләрен кайгырту – безнең мөһим бурычыбыз.

    Мөрәҗәгатьләрне журналда да теркибез, үзем аерым дәфтәр дә йөртәм, бик мөһим, планлаган эшләр турында шунда язам, чөнки барысын да хәтердә тоту авыр.

    Яхшыга тиз күнегәләр

    -Хәзер авыл урамнарыннан узып йөрү дә рәхәт, - ди Фәттахов. -Күпчелек йортлар каршында ник бер чүп әсәре булсын. Әйткәнне көтмиләр, чисталыйлар үзләре яшәгән җирне, чәчәкләр үстерәләр.Чүпне капчыкларга гына салып куясың, график нигезендә, атнага ике тапкыр килеп, аларны полигонга илтеп куялар.

    Халык моңа тиз күнекте, акчасын да, берничә хуҗалыкны санамаганда, айныкын-айга түләп баралар.

    ...Эш белән, мәшәкатьләр белән көн үтә дә китә. Бүген Рәвхать Габбас улы ничек тә Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшинның хәлен белеп чыгарга җай тапты. Шөкер, ул ике авылга бер сугыш ветераны – исән-сау.

    Аңа әллә нәрсә кирәкми, бар да бар заман, әмма тере аралашуга мохтаҗ андыйлар. Әле бит Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан Президенты ветеранга күчтәнәч, котлау открыткасы да җибәргән, аларны да тапшырды. Янә 29 тыл хезмәтчәненә, сугыш ветераннарының 7 тол хатынына да шундыйрак бәйрәм бүләкләре әзерләнгән.

    Сүз уңаеннан. Быел Әмирдә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, ул сугышта катнашкан ветераннарның исем-фамилияләрен язып, яңа һәйкәл куймакчылар. Заказ бирелгән, килешү төзелгән, акчасы да булыр. Рәвхать ниндидер эш башлады икән, аны барыбер ахырына җиткерә. Һәйкәлне җәй айларында ачмакчылар.

    Лашман җирлеге Советы һәм башкарма комитеты, көтмәгәндә дисәң дә ярыйдыр, яңа биналы булып куйды. Авыл уртасында затлы, кирпеч йортны бик тиз калкыттылар. Вакытында документлар әзерләү, тәвәкәлләп, программага керү үзен аклаган.

    Парклар да булса икән

    -Иң зур хыялыңны да әйт инде?! - дим авыл җирлеге башлыгына.

    Рәвхать бу сорауны да көткән диярсең, конкрет җавап бирде: -Лашманда, Әмирдә дә ял паркы ясарга хыялланам. Үземчә урынын да билгеләдем. Башка кайбер эшләр бетеп килә, бәлки, халык хупласа, боларны үзсалым акчасына башкарырбыз.

    Дөрес, моңа кадәр урамнарыбыздагы асфальт юлларны ремонтлыйсы бар. Былтыр бит бу яктан соңгы, Химиклар урамында да таш түши алдык. Бездә 13 урам бар.

    Аның тормыш принцибы бик гади: күбрәк файда китерергә, күбрәк эшләргә. Рәвхать Габбас улы башкаларда, үзендә дә сүздә тора белү кебек сыйфатны өстен күрә. Алындың икән, эшеңнән зарланма, әйттең икән – тормышка ашыр. Яратмаган эштә җәфаланма. Әллә җирлек башлыгына рәхәтме: син теләсә кайчан каядыр барырга әзер булырга тиеш. Әле бит, эшеннән бигрәк, кәгазь эше белән интектерәләр, килештерүләр, анда-монда барулар бик күп вакытны ала. Нишлисең, система шундый, законнарны да үтәргә кирәк. Планлаган эш финанслауга да бәйле. Әнә Әмир буасын капиталь ремонтлау өчен проект-смета документлары әзер, акчасы табылган, тик аңа экспертиза үткәрергә әлегә средстволар юк. Җирлек башлыгы, билгеле, монда да яклау тапмый калмас, сорый белсәң, бирәләр. Лашман мәдәният йортын киләсе елда ремонтларга килешкәннәр. Моны быел ук башкарырга теләгәннәр иде дә. Көтәргә туры килә, вакыт тиз үтә бит.

    Өендә тылы нык Рәвхатьнең. Хатыны Гүзәлия белән ике малай үстерәләр. Үзләре зур көч куеп, Чирмешәндә өр-яңа йорт салып керделәр.

    Рәвхать сәламәт тормыш яклы. Спиртлы эчемлекләргә исе китми, аларны кулланмый.

    -Малайлар белән бассейнга баргалыйбыз, йөзәргә яратам. Волейбол да уйнарга тырышам. Тик моңа буш вакыт сирәк эләгә, - ди Рәвхать. -Кайвакыт җомга намазына да өлгермим, я юлда буласың, я җыелыш үтә.

    Хөкүмәт эшендәге кеше шул, гел үзеңчә генә план кора алмыйсың. План дигәннән, көтмәгәндә, авырып, олыгаеп та, вафат булучылар турында хәбәр ишетү белән авыл башлыгы, нинди генә эше тоткарланып торса, кайгы килгән йортка хәл белергә керә, кирәк икән, булышу юлларын эзли.

    Миңа Рәвгать Фәттахов турында язу рәхәт, чөнки аны яшь чагыннан ук беләм, башкарган эшләрен күреп, халыкның аңа мөнәсәбәтен, бәясен ишетеп торам. Ә халык хөрмәт итә аны. Район җитәкчеләре, хезмәттәшләре арасында да абруйлы ул. Кешене хезмәт бизи, диләр. Чыннан да шулай.

    Автор фотолары

    Теги: лашман
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: