Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Минсәгыйть Шакиров Чирмешәндә малайларны һәм кызларны бассейнда йөздереп ярыштырды

Лашман урта мәктәбе бассейнында узган йөзү буенча районара ярышларда төп кубок Җәлил поселогына китте.

Яңа Чишмә һәм Нурлат районнары спортчылары икенче һәм өченче урыннарда, чирмешәнлеләр - дүртенче урын ияләре.

Инде традициягә кергән әлеге ярышларда шулай ук Әлки һәм Алексеевск районнары йөзүчеләре дә катнашып, барлыгы 120дән күбрәк укучы көч сынашты.

Анда безнең район данын Лашман, Туймәт һәм Иске Элмәле мәктәпләре укучылары якладылар.

-Соңгы елларда республикада спортка игътибар артты. Хәзер район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп, - диде спортчыларны сәламләп, Чирмешән районының беренче башлыгы, Лашман авылында туып-үскән Минсәгыйть Шакиров.- Билгеле, барыгыз да киләчәктә профессиональ спортчы булмассыз, ләкин спорт ул физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта, тәртипкә өйрәтә, үз-үзеңә ышанычны арттыра.

Сүз уңаеннан, бүгенге бәйге Минсәгыйть Закир улы призларына узды.

Ярышларда төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар төрле дистанцияләрдә һәм төрле стильләр белән йөзеп көч сынаштылар. Бәйгенең беренче минутларыннан ук бассейн шау-гөр килде. Командалар, җанатарлар үзләренең йөзүчеләре өчен көч биреп тордылар.

-Монда оныгым Ләйсән катнаша. Ике елдан бирле алып килеп күрсәтегез дидем, менә быел насыйп булды, -ди Лашманда яшәүче 85 яшьлек Сания апа Хәсәншина. – Көч бирә-бирә, хәлем дә бетеп китте бугай. Мин үзем дә яшь чакта яхшы йөзә идем. Сыер савучы булып эшләдем, эшне бетергәч, кызлар белән буа аша узышып йөзеп чыга идек. Йөзә белү – зур бәхет ул.

Бүгенге ярышлардан әбинең оныгы буш кул китмәде: Ләйсән Хәсәншина бронза медаль белән бүләкләнде. Аның белән бергә эстафетада катнашкан Камилла Ким, Әдилә Вафина, Диләрә Гатиналар да медальле булдылар. Алсу Кашапова һәм Айдина Ихсанова да - призерлар, алар өченче урынга чыктылар. Алинә Михманова - икенче урын иясе.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Лашман бассейнында йөзү буенча ярышлар үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман ярышлар Җәлил

2
X