Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашман мәктәбе музее яңа экспозициягә баеды

 Соңгы елларда барыбызны да борчыган мәсьәләләрнең берсе – яшь буында патриотик рухның аксавы. Мәгълүм ки, патриотик рух ул – патриотик тәрбия җимеше. Мондый тәрбия бирү төшенчәсе исә киң мәгънәне аңлата: ул бала күңелендә туган иленә, аның табигатенә, туган йортына, туган авылына, халкының тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.

Туган ил - ул яшәгән җиребез, авылыбыз, безне чолгап алган яраткан табигать, без белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр. Һәркем өчен иң изге, иң якын, иң кадерле сүзләр ул – туган ил, туган җир. Кеше кайда гына булса да, һәрвакыт әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле хатирәләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, туган төбәгеңнең тарихын, бүгенгесен белмәү, өйрәнмәү - аны яратмауга тиң.

Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелә: “Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт”. Шулай да, туган җирен яратучы, кадерләүче шәхесне ничек тәрбияләргә? Күпләр килешер: тәрбиянең нигезе музейлардан башлана.

Мәктәп музее эшчәнлеген җәелдерү, музей тарафдарларының санын арттыру, иҗади-эзләнү эшләренә җитди игътибар бирү музеебыз фондын шактый баетты. Истәлекле даталарга бәйле рәвештә музейдагы экспозицияләр, альбом һәм стендлар  һәрдаим яңартыла.

Озак еллар мәктәбебездә хәрби әзерлек дәресләре укыткан Әхтәм абый Фатыйхов (музеебызның эшчәнлегенә гаять зур өлеш керткән, үз һөнәренең чын фанаты дияр идем мин аны) тырышлыгы белән быел музеебыз өр-яңа экспозициягә баеды. “Мәктәпнең хәрби-патриотик тәрбия тарихы” экспозициясен булдыру теләге күптәннән бар иде. Монда мөхтәрәм укытучы Лашман урта мәктәбендә үзе эшләгән чорларга караган фотосурәтләрдән торган өч альбом, совет армиясенең хәрби формалары, укыту әсбаплары белән беррәттән хәрби-патриотик тәрбиягә кагылышлы бик күп кызыклы материаллар, экспонатлар урын алган. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле тарихы белән таныштырды безне Әхтәм абый экспозициянең ачылу тантанасында. Очрашу тирән эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Чыгыш ясаучы барыбызны да үзенең яшьлегенә – мәктәпнең соңгы кырык еллык тарихына сәяхәткә алып чыкты. Ул вакыттагы һәр чараның телсез шаһитлары – фотосурәтләр безне шул чор мохитенә алып китте. Укучылар альбомнардан үзләренең әти-әниләрен, туганнарын танып алдылар, хәрби мактау хатларын укып горурландылар. Әхтәм абый, чыннан да, мәктәпкә бәяләп бетергесез бүләк ясады: аның тырышлыгы белән барлыкка килгән экспозиция әле күп буыннарга тарихи бер истәлек булып торыр.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, күркәм затларыбыз, халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә, илебезнең чын патриотлары булырга һәм укучыларыбызда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез. Патриотлар булып тумыйлар, патриотлар булып формалашалар. Музей эшчәнлеге белән кайнап үскән буын исә киләчәктә, һичшиксез, үз иленең лаеклы гражданин булуы белән горурланачак!

Ралия Газыймҗанова,

Лашман мәктәбе укытучысы.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман музей

2
X