Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәртипкә өйрәнергә вакыт

Хәзер район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия членнарына гына түгел, ә район Советында һәм башкарма комитеттагы кайбер җитәкчеләргә дә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата беркетмә төзү өчен вәкаләтләр бирелгән. Сентябрьдә 14 кешегә беркетмә төзелгән һәм аларга 19 мең сум штраф салынган. - Хәзер чисталык өчен генә түгел, урамда сәүдә итү, этләрне...

Хәзер район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия членнарына гына түгел, ә район Советында һәм башкарма комитеттагы кайбер җитәкчеләргә дә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата беркетмә төзү өчен вәкаләтләр бирелгән. Сентябрьдә 14 кешегә беркетмә төзелгән һәм аларга 19 мең сум штраф салынган.


- Хәзер чисталык өчен генә түгел, урамда сәүдә итү, этләрне урамда йөртү, тышкы мәгълүматлар (реклама) урнаштыру кагыйдәләрен бозган өчен дә беркетмә төзибез, - ди административ комиссия секретаре Зөлфия Әхмәтҗанова. - Әле күптән түгел генә Күтәмәдә бер эт хуҗасына штраф салдык. Туймәт авылыннан моңа кагылышлы бер шикаять керде. Бу очракны да тикшерәчәкбез.

Урамда сәүдә итү һәм тышкы мәгълүмат урнаштыру кагыйдәләрен бозган өчен икешәр кешегә беркетмә төзегәннәр. Урамда баганаларга, коймаларга ябыштырылган реклама, белдерүләр бер дә матур түгел. Аларны ябыштыру өчен Чирмешән авыл җирлеге Советы бинасы, "Энергетик" һәм "Квартал" кибетләре янында махсус такталар бар. Тәртипкә өйрәнергә кирәк.

Соңгы рейдларның берсендә комиссия членнары Түбән Кәминкә авылында урам һәм кырларда йөрүче малларга тап булганнар. Бу юлы кисәтү белән чикләнгәннәр, ә киләчәктә гаеплеләрне җаваплылыкка тартачаклар.

Югары Кармалка авылында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган ике кешегә карата беркетмә төзелгән.

ТР Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Людмила Николаева Туймәт, Ивашкино, Күтәмә авылларындагы тәртип һәм чисталык торышын күзәткән. Кызганыч, халык һаман тәртипкә өйрәнеп бетә алмый, кимчелекләр табылып кына тора. Эколог бу авылларда алты беркетмә язган.

Тугыз айда төзелгән 112 беркетмә буенча 172 мең сум штраф салынган, әлегә шуның 133 меңен генә түләгәннәр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined комиссияләр тәртип саклау