Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән әле яхшылар рәтендә түгел

Хокук бозуларны кисәтү буенча төрле чаралар үткәрү өчен акча кызганмаска кирәк. Бу юнәлештә безнең районда байтак эш алып барыла, тик без әле яхшылар рәтендә түгел. Районда хокук бозуларны кисәтү буенча үткәрелүче чараларның комплекслы программасы төзелгән. Вакытлыча эшкә урнашкан яшүсмерләргә мәшгульлек үзәге аша матди ярдәм (материаль поддержка) түләнә. Авыр яшүсмерләргә һөнәри...

Хокук бозуларны кисәтү буенча төрле чаралар үткәрү өчен акча кызганмаска кирәк. Бу юнәлештә безнең районда байтак эш алып барыла, тик без әле яхшылар рәтендә түгел.

Районда хокук бозуларны кисәтү буенча үткәрелүче чараларның комплекслы программасы төзелгән. Вакытлыча эшкә урнашкан яшүсмерләргә мәшгульлек үзәге аша матди ярдәм (материаль поддержка) түләнә. Авыр яшүсмерләргә һөнәри белем бирү дә каралган.
Быел районда 283 хокук бозу очрагы теркәлгән, шуларның 35се балигъ булмаганнар белән бәйле. 2014 ел дәвамында хокук бозуларның 1048 очрагы исәпкә алынган.
Шулай ук балаларның ялларын, төрле спартакиадалар, хәрби-патриотик тәрбия чаралары оештыру да күздә тотыла.
-Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан гражданнарга иң авыры - эшкә урнашу. Әлеге программага шушы категория кешеләрен эш белән тәэмин итү дә кертелгән, - ди районда хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссия члены Рәмзия Долгополова.
Әлеге өлкәдә җаваплы оешмалар вәкилләре бергә җыелып, бу юнәлештә башкарылачак эшләр турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
Районда хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышында әйтелгәнчә, бөтенебез бергә, аңлашып эш йөртсәк, уңыш озак көттермәс.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы комиссияләр