Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә

Районның ведомствоара комиссиясе районда яшәүче күп балалы 340, гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торган 11 гаиләнең тормыш хәле белән танышкан. Тикшерү барышында 14 гаиләдә - электр, 9 гаиләдә газ җиһазларында җитешсезлекләр барлыгы ачыкланган. Район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре үткәргән рейдлардан соң 15 кешегә алкогольдән дәвалану кирәклеге, 12...

Районның ведомствоара комиссиясе районда яшәүче күп балалы 340, гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торган 11 гаиләнең тормыш хәле белән танышкан.

Тикшерү барышында 14 гаиләдә - электр, 9 гаиләдә газ җиһазларында җитешсезлекләр барлыгы ачыкланган.
Район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре үткәргән рейдлардан соң 15 кешегә алкогольдән дәвалану кирәклеге, 12 кешенең эш таба алмавы билгеле булган. Коммуналь хезмәтләргә зур бурычлы гаиләләр дә ачыкланган. Районда 33 гаилә газчыларга 198 мең, 7 гаилә электр энергиясе өчен 44 мең сум тиеш.
"Энерготехсервис" җәмгыяте күп балалы ике гаиләнең өйләрендә (Керкәледә һәм Мордва Афонькәсендә) электр үткәргечләрен яңарткан, 26 мең сумлык эш башкарган. "Шәхси эшмәкәр Мортазин" шундый өч гаиләнең (Чирмешәндә, Шешминкада, Урманасты Үтәмештә) газ җиһазларын - казаннарны һәм санагычларны, насосларны, электр үткәргечләрен алмаштырган.
Һәр гаиләгә уртача 100 мең сум акча тотылган. Берничә гаиләнең газ өчен бурычларын да каплаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы комиссияләр социаль ярдәм бүлеге