Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ана күңеле шешәдә, бала күңеле урамда

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышларында балаларның гына тәртибе каралмый, ни аяныч, монда эчкече әниләр дә - еш "кунак". Комиссиянең чираттагы утырышына андыйларны тагын чакырганнар. -Балагызга инде өч яшь, ә ул курчак хәтле генә. Сабыйны ашатмыйсыз, ач бит ул. Комиссия әгъзалары шушы сүзләр белән яшь әнине тиргәп, кабат акылга...

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышларында балаларның гына тәртибе каралмый, ни аяныч, монда эчкече әниләр дә - еш "кунак". Комиссиянең чираттагы утырышына андыйларны тагын чакырганнар.

-Балагызга инде өч яшь, ә ул курчак хәтле генә. Сабыйны ашатмыйсыз, ач бит ул.
Комиссия әгъзалары шушы сүзләр белән яшь әнине тиргәп, кабат акылга килергә өндәп карады. Шешә колы булган 31 яшьлек ханымның монда беренче генә чакырылуы түгел. Хәзер эчмим, дигән булса да, әле бер ай элек кенә аның исерек килеш урамда аунап ятканына тап булганнар. Кызы шунда була. Бу балага ашау такы-токы гына. Шунлыктан курчак кадәр генә дә инде ул. Болай булса, әлеге хатынны ана хокукыннан мәхрүм итүләре дә ихтимал.
Икенче әни дә күптән "ычкынып" эчә икән. Комиссиягә аның инде аптыраган ире килгән. Нишләтергә дә белми хатынын. Ир кеше, күренеп тора, булган кеше. Аракыга исе китми, акчаны еракка китеп эшли. Балалар да тәртипле икән. Өйләрендә дә бик чиста, ди. Тик бөтен эшне аракы боза - әни эчә. Хатын-кызның дәваланырга да исәбе юк бугай. Мәҗбүр итә алмыйсың. Барысы да нишләтергә дә аптыраган аны.
Ике укучы кызны әти-әниләре, кайтырлар дип. төн буе тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп көткән. Иртән полициягә хәбәр иткәннәр. Ә кызлар икесе дә, үзләре әйткәнчә, телефоннарын өйдә "онытып калдырганнар". Кайда икәнлекләрен якыннарына ничек булса да хәбәр итәргә кирәклеге башларына килмәгән аларның. Урамга йөрергә генә чыккан кызлар шулай итеп иртән генә табыла. "Кунакта" булганнар.
"Комендат сәгате"нә сыешмыйча, урамда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган малайларның әти-әниләргә кисәтү ясалды. Тәртипле әти-әниләр, тәртипле балалар. Алай ярамаганын беләләр, гаепләрен таныйлар. Әмма бер кашык дегет... Икенче бер кыз баланы полиция хезмәткәрләре төнге берләр тирәсендә тоткарлап беркетмә төзегәннәр. Бу вакытта кыз бала кемнәр белән нишләп йөргән? Бер кисәткәннәр бит инде үзен. Аяныч хәлләр хакында язып, сөйләп торалар. Бу бала яман уйлы кешеләр кулына эләксә?! Алла сакласын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы комиссияләр

2
X