Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә инвалидларга эш табарга булышалар

Август аенда районның эш белән тәэмин итү үзәге физик мөмкинлекләре чикле 23 кешене эшкә урнаштырган, бу - июль аена караганда ике тапкырга күбрәк. Инвалидларның күпчелеге авыл җирлекләрендә эшлиләр һәм территорияләрне төзекләндерү буенча хезмәт куялар. -Бәркәтә, Чирмешән, Ульяновка, Яңа Элмәле, Яңа Кади, Түбән Кармалка, Туймәт авыл җирлекләрендә - икешәр, тагын алты...

Август аенда районның эш белән тәэмин итү үзәге физик мөмкинлекләре чикле 23 кешене эшкә урнаштырган, бу - июль аена караганда ике тапкырга күбрәк.

Инвалидларның күпчелеге авыл җирлекләрендә эшлиләр һәм территорияләрне төзекләндерү буенча хезмәт куялар.

-Бәркәтә, Чирмешән, Ульяновка, Яңа Элмәле, Яңа Кади, Түбән Кармалка, Туймәт авыл җирлекләрендә - икешәр, тагын алты җирлектә берәр кеше вакытлыча эш тапты, - ди эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева. -Башка авыл җирлекләрендә дә бу юнәлештә конкретрак эшли башларлар дип өметләнәбез. Ел башыннан без 50 инвалидны эшле иттек, ел ахырына кадәр аларның саны кимендә 20гә артыр дип ниятләп торабыз. Бу гамәлләр Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә башкарыла.

Авыл җирлекләрендә эшкә урнаштырылган - физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз тулы булмаган эш көне һәм кыскартылган эш атнасы буенча эшли. Аларның хезмәтенә хак эш вакытына карап, билгеләнгән минималь хезмәт хакына пропорциональ күләмдә түләнә.

Быел өч инвалид үзәктән бирелүче субсидия хисабына үз эшләрен ачып җибәрделәр, тагын берәү бизнес-план әзерли. Кире кайтарылмый торган бу субсидиянең күләме - 117 мең сум.

Үзәк директоры сүзләренчә, физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызны эшкә урнаштыруга, аларның мәнфәгатьләрен яклауга киләчәктә зур игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы инвалидлар эш табылып тора