Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән урамнарында контейнерлар булмаячак

    Инде бер ай чамасы район үзәгенең көнчыгыш өлешендә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыялар. Халык бу яңалыкка акрынлап күнегә, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Безнең транспорт капчыклардагы чүп-чарны атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне җыя. Тик кайберәүләр ул капчыкларны теләсә кайсы көнне урамга чыгарып...

    Инде бер ай чамасы район үзәгенең көнчыгыш өлешендә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыялар.


    Халык бу яңалыкка акрынлап күнегә, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Безнең транспорт капчыклардагы чүп-чарны атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне җыя. Тик кайберәүләр ул капчыкларны теләсә кайсы көнне урамга чыгарып куялар. Аннары "Нишләп алмадыгыз?" - дип дәгъва белдерәләр.
    Тиздән урамнардан барлык контейнерларны алачаклар. Техническая урамындагы күп квартиралы йортлар янындагы бункерлар гына кала. Ләкин киләчәктә аларны да алачаклар, чөнки киләсе елларда Чирмешәндә чүп-чарны капчыкларда гына җыюга күчү планлаштырыла.
    Безнең халык контейнерларга, бункерларга каты көнкүреш калдыкларын гына түгел, ә чиләкләп пычрак су да түгә. Төзелеш материалларын, калдыкларын, ватылган җиһазларны, искергән мебельне, хәтта тиресне дә шунда гына ташлыйлар, - ди Рәфыйк Габдрахман улы. - Кыш айларында контейнерлардагы чүп, су салгач, туңып кала. Аларны каерып алырга туры килә. Форсаттан файдаланып, райондашларыбызга контейнерларга да чүп-чарны капчыкларга, пакетларга тутырып салуларын сорап мөрәҗәгать итәсем килә. Полигонда чүп-чарны сортларга аеру линиясе эшли. Анда да хезмәткәрләребез чүпне кул белән сортларга (кәгазь, пыяла, пластмас) аералар. Кеше хезмәтен хөрмәт итик.
    Эре чүп-чарны түгү-җыю буенча да бүген бернинди дә проблема юк. Аның өчен заявка гына бирергә кирәк. Трактор әрҗәсен яисә бункерны кая кирәк, шунда китереп куялар. Әмма бу хезмәт түләүле.
    Кызганыч, бүген халыкның коммуналь хез­мәтләр өчен бурычы 1 миллион 600 мең сумга җитте, - ди җәмгыять директоры. - Шул исәптән, чүп-чарны чыгару өчен дә бурычлар байтак җыелды. Әйтик, Лашманда гына да 30га якын кеше бу төр хезмәт өчен түләргә теләми. Киләчәктә бурычлыларга карата катгый чаралар күрә башлаячакбыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: