Чирмешәндә люминесцент лампаларны кая илтергә?
Авылдагы йортта ремонт ясадык. Шул уңайдан элекеге люминесцент лампаларны да заманча яктырткычларга алмаштырдык. Хәзер инде куллануга ярамый торган байтак лампа җыелды. Аларны чүплекләргә ташларга ярамый дип беләбез. Әлеге сорау уңаеннан без районда каты көнкүреш калдыкларын җыючы "Чиста шәһәр" җәмгыяте директоры Радик Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек. -Дөрестән дә андый проблема бар, -...
Авылдагы йортта ремонт ясадык. Шул уңайдан элекеге люминесцент лампаларны да заманча яктырткычларга алмаштырдык. Хәзер инде куллануга ярамый торган байтак лампа җыелды. Аларны чүплекләргә ташларга ярамый дип беләбез.
Әлеге сорау уңаеннан без районда каты көнкүреш калдыкларын җыючы "Чиста шәһәр" җәмгыяте директоры Радик Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.
-Дөрестән дә андый проблема бар, - диде ул. -Ул лампаларны гадәти чүп-чар белән ташларга ярамый. Авылларда көнкүреш калдыкларны график нигезендә җыябыз. Шуңа да кулланыштан чыккан лампаларны аерым бер тартмага салып, безнең хезмәткәрләргә биреп җибәрә аласыз.
Ренат. Чирмешән авылы.
pixabay сайты фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев