Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә реклама урнаштыру кагыйдәсен бозучыга штраф салганнар

Үткән атнада район башкарма комитетының административ комиссиясе Туймәт, Утыз Имән, Чирмешән авылларында булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 12 гражданга карата беркетмә төзегән. Экологлар исә Чирмешәндә тиешсез алты урында түгелгән чүплеккә тап булганнар. -Туймәт авылында ике гражданга карата беркетмә төзедек. Төзелеш эшләре күптән тәмамланса да, яннарында, урамда ком, таш калдыклары өелеп ята,...

Үткән атнада район башкарма комитетының административ комиссиясе Туймәт, Утыз Имән, Чирмешән авылларында булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 12 гражданга карата беркетмә төзегән. Экологлар исә Чирмешәндә тиешсез алты урында түгелгән чүплеккә тап булганнар.

-Туймәт авылында ике гражданга карата беркетмә төзедек. Төзелеш эшләре күптән тәмамланса да, яннарында, урамда ком, таш калдыклары өелеп ята, авыл җирлегеннән алган белешмәләренең дә срогы чыккан, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Чирмешәндә Ларионов, Юбилейная урамнарында төзелеп бетмәгән йортлар тирәсен чүп үләне басып киткән. Монда яшәмәсәң дә, үз исемеңә теркәлгән участокны тәртиптә тотарга кирәк. Ә Заречная урамында берәү бәрәңге сабакларын койма аша гына ташлаган...

Халык телендә "солдат карьеры" дип аталучы чокырны әле яз көне генә тракторлар белән төрттереп чистартканнар иде, бүген ул кабат чүплек оясына әйләнгән. Халык олауларга төяп килгән чүбен, каты көнкүреш полигонына кертеп тормыйча, теләсә ничек, шунда гына аударып китә. Менә ничек табигатебезне чүплибез бит.

Кайдадыр чүпне җыймау гына түгел, тиешсез урында реклама урнаштыру да төзекләндерү кагыйдәсен бозуга керә. Чирмешәндә берәүгә шундый кагыйдәне бозган өчен 1000 сум штраф салынган.

Агымдагы елда комиссия тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 55 гражданга карата беркетмә төзелгән, шуларның 12се әле тикшерелмәгән. Авыллар буенча рейдлар тукталмый, дәвам итә.

Безнең сайтта укыгыз:

"ПОЕЗД БӘРГӘННӘН СОҢ АНЫҢ НИЧЕК ОЧЫП КИТҮЕН ҮЗ КҮЗЛӘРЕМ БЕЛӘН КҮРДЕМ"...

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә Безнең районда Чирмешәндә Америкадан килгән егетләр һәм кызлар штраф салганнар кагыйдәсен бозучыгы