Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә элеккеге җитәкче гаебен танып полициягә килгән

01 Узган атнада район территориясендә янгыннар булмаган. Ульяновка авылының янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 7 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр 17 хәбәр теркәлгән. Район юлларында дүрт авария теркәлгән, берсендә тән җәрәхәте алучы бар , өчесе матди зыян белән. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 73 кеше...

01 Узган атнада район территориясендә янгыннар булмаган. Ульяновка авылының янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килгән.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 7 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр 17 хәбәр теркәлгән.

Район юлларында дүрт авария теркәлгән, берсендә тән җәрәхәте алучы бар , өчесе матди зыян белән. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 73 кеше ачыкланган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Лагерка авыл мәдәният йортының тамаша залыннан 15 мең сумлык музыкаль җиһаз урланган. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Чирмешәндә яшәүче берәүнең өеннән 10 мең сум акча югалган. Әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше бар, тикшерү бара.

Чирмешәндәге бер учреждениенең элеккеге җитәкчесе оешма ихтыяҗларына бирелгән акчаны шәхси максатларда куллануда гаебен танып полиция бүлекчәсенә килгән.

03 Узган ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 28 чакырту һәм 30 мөрәҗәгать булган.

Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, 8 кеше көнкүрештә имгәнүләр алган, 14 кеше тән температуралары күтәрелеп мөрәҗәгать иткән. Кан - тамыр авырулы кешеләр янына да еш барырга туры килгән.

04 Газ хезмәте слесарьләре узган атнада 26 заявка үтәгәннәр. Алар газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районында трассада комбайн юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18208

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә кеше һәм закон полициягә килгән гаебен танып элеккеге җитәкче