37 ел күрешмәгән әфганчылар Чирмешәндә очрашты
Алар Әфганстанда нибары ике-өч тапкыр гына күрешәләр. Тик шул арада, сугыш барган чит-ят җирләрдә дуслашып өлгергән чуваш һәм татар егете - Ульяновка авылыннан Андриан Михайловка һәм Чумачкадан Марат Дәүләтшинга бер-берсен бары 37 елдан соң эзләп табып очрашырга насыйп булган. -Мине армиягә 1980 елда алдылар, Түбән Камада эшли идем. Самарада поезда...
Алар Әфганстанда нибары ике-өч тапкыр гына күрешәләр. Тик шул арада, сугыш барган чит-ят җирләрдә дуслашып өлгергән чуваш һәм татар егете - Ульяновка авылыннан Андриан Михайловка һәм Чумачкадан Марат Дәүләтшинга бер-берсен бары 37 елдан соң эзләп табып очрашырга насыйп булган.
-Мине армиягә 1980 елда алдылар, Түбән Камада эшли идем. Самарада поезда безнең 66нчы команданың Әфганга озатылуын белдек, - дип искә ала Андриан Михайлов.- Ташкентта "курс молодого бойца" узганнан соң, Әфганстанга, Кабулга очтык. Самолеттан төшүгә, ничек шулай булгандыр, анысын аңламадым, 100ләп кеше арасыннан бер капитан мине сайлап алып, "отдельная специальная рота охраны"га билгеләде. Өйрәтә башладылар. Соңрак Марат белән шунда күрештек.
Сак ротасына илчеләрне, генералларны саклап, озатып йөрү бурычы куела.
-Анда иң кыены эсселек булды, бу "кошмар". Тауларда кислород җитми, шунлыктан кайбер малайларның борыннарыннан кан китә иде. Эчә торган су да проблема булды, - ди Андриан Дмитриевич.
-Мин дүрт ел хезмәт иттем, 1979 елда киттем, 80дә Әфганга эләктем. Бер ел - Союзда, өч елым Әфганстанда үтте, анда сверхсрочныйга калдым, сержант идем. Союзга колонналар озатып йөрдек, - дип сүзгә кушылды Марат абый Дәүләтшин.
-Армиядән кайткач ничек табыштыгыз соң? - дим "служакларга".
-Озак күрешә алмауда минем гаеп бар, Андрианның исеме ничектер Николай дип истә калган, мин аны шул исем белән эзләдем. Берсендә очраклы рәвештә аның сеңелесе Лида белән сөйләшеп киттек. Сөйләшә-сөйләшә табыштык шулай, телефонын алып шалтыраттым. Былтыр Андриан безгә Чумачкага килде. Ул бик озын буйлы иде, стройда иң алда баса иде. Таныдым, рәхәтләнеп сөйләштек,- ди Марат Әхәт улы.
-Марат нык олыгайган, мин дә таныдым үзен. Нык гәүдәле, киң җилкәле иде ул, хәзер дә шундый, - ди Андриан.
Марат Дәүләтшин бүген Чумачкада яши. Соңгы вакытта авырып тора, операция дә ясаткан. Әфганчы 1995 елда өй өлгертә башлаган булган, тик төзелеш акчасызлыкка терәлгән. Ничек булыр, район башлыгы бу уңайдан аңа булышырга вәгъдә иткән итүен.
Ә Андриан Дмитриевич армиядән соң әүвәл колхозда, аннан Алабугада эшләгән. Хәзер Мәскәүдә бер япон фирмасында автомобильләр ремонтлау мастеры булып эшли. Күптән түгел йөрәгенә, шулай ук, операция ясаткан, табиблар Әфганстанда шартлау дулкыныннан булган зыян нәтиҗәсе дигәннәр...
-Сөйләштек, бөтенесе искә төште, әйтерсең дә, теге 37 ел булмаган да. Күңелгә бик рәхәт. Андрианга рәхмәт, килгән, гомумән, шундый чуваш дуслардан уңдым мин, - ди Марат абый Дәүләтшин.
Безнең сайтта укыгыз:
Чирмешән районында берәүдән 300 мең сум таләп иткән алдакчы 1 тиен дә ала алмаган
http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17366
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев