Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме үтте

Үткән шимбә көнне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды - биредә "Нәүрүз" бәйрәмендә күңел ачтылар, монда җыр-биюләр, карга боткасы, Кышны озату, Язбикәне каршы алу - барысы да булды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Алар Нәүрүз бәйрәмен котлап теләкләр теләделәр, матур итеп шигырләр сөйләделәр, яз турында сынамышлар, мәкальләр,...

Үткән шимбә көнне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды - биредә "Нәүрүз" бәйрәмендә күңел ачтылар, монда җыр-биюләр, карга боткасы, Кышны озату, Язбикәне каршы алу - барысы да булды.


Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Алар Нәүрүз бәйрәмен котлап теләкләр теләделәр, матур итеп шигырләр сөйләделәр, яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар, биеделәр.

Мәйданчыкта үзләренең кунак почмакларын булдырган китапханәчеләр, мәктәпкәче белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр, сатуга да әйберләре бар иде, кунакларны тәмле сый-нигъмәтләр, кайнар чәй белән сыйладылар, Нәүрүз такмакларын әйтеп йөрүчеләргә дә күчтәнәчләр әзерләгәннәр.

"Нәүрүз" - яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Элек Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә.

Тамашада катнашкан Кыш бабай үз биләмәләрен бер дә бирәсе килми. Алай да Нәүрүзбикә бик җитез булып чыкты, Кыш бабайны бәйгеләрдә ансат җиңде.

Бәйрәмгә килгән бар халык телеңне йотарлык, үзәк ашханәдә пешерелгән тәмле ботка белән сыйландылар, камыр ризыклары белән чәй эчтеләр.

Автор фотосы

Күбрәк фото: Чирмешәндә - Нәүрүз бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме үтте