Чирмешәндә әфганчылар кабат очрашты
Матур традиция буенча, быел да сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә әфганчы якташларыбызны районга чакырып кунак иттеләр. Алар дистә еллар элек күргәннәрен кабат күңелләрендә яңарттылар. Чара Җиңү паркындагы техника түренә венок салу белән башланып китте. Очрашуның тантаналы өлеше алдыннан әфганчылар район үзәге оешмалары белгечләренә үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр. Төп проблема - торак...
Матур традиция буенча, быел да сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә әфганчы якташларыбызны районга чакырып кунак иттеләр. Алар дистә еллар элек күргәннәрен кабат күңелләрендә яңарттылар.
Чара Җиңү паркындагы техника түренә венок салу белән башланып китте. Очрашуның тантаналы өлеше алдыннан әфганчылар район үзәге оешмалары белгечләренә үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр. Төп проблема - торак мәсьәләсе, бу максатларга бирелүче субсидия. Әфганчыларга тиеш ташламалар, льготалар белән дә кызыксындылар.
Билгеле, бу очрашу әфганчыларның йөрәк яраларын тагын бер кат яңартты, күзләре яшьләнде. Софья Нерсесова башкаруындагы "Офицерлар" җырын аягүрә басып тыңладылар, кадетларның патриотик җырлары да әфганчылар күңеленә хуш килде. Әлки районы Базарлы Матак авылыннан килгән "От Афгана - до Чечни" төркеменең чыгышы да тамашачыларга зур бүләк булды.
18 яшеннән сугышка кергән егетләрнең иң яшенә дә бүген инде 49. Ватаныбыз аларның батырлыкларын онытмый. Бүген сугышчы-интернационалист якташларыбызның барысына да сугышчан батырлыклары өчен "За ратную доблесть" медале тапшырдылар.
Әфганстанда тугыз елдан артык барган сугышта районыбыздан 88 кеше катнашкан, бәхеткә, яу кырында башларын салучылар булмаса да, тыныч тормышта 22се арабыздан киткән. Якташларыбыз арасында яраланып кайтучылар да аз түгел.
-Әфганчылар көне безнең өчен зур бәйрәм, мондый очрашуларны көтеп алам, - ди Иске Үтәмештән Минәхмәт Гыйльманов. - Хезмәттәшләр белән очрашып сөйләшү хатирәләрне яңарта. Армиядән кайтуыма 30 елдан артык вакыт узса да, Әфганда узган еллар бүген дә күз алдында кебек, әле дә төшләргә керә.
18 яшен тутырган Минәхмәт Әхәт улын 1984 елның октябрендә армиягә алалар, туган авылына кабат ике ел да 3 айдан соң гына кайта, алмаш килмичә аларны җибәрмиләр. Ашхабадта хәрби өйрәнүләр узганда ук алар үзләрен сугышка әзерләүләрен аңлыйлар, тик 18-19 яшьлек егетләрне бу һич куркытмый. Якташыбыз автомобильдә Әфган юллары буйлап сугыш кораллары ташый. Аңа хезмәттәшләрен дә югалтырга туры килә, үзе дә мина кыйпылчыклары белән яралана. Бу яралары әле бүген дә борчый икән. Туган йортына ул таяк белән кайта.
-Корал төягән машиналарны саперлар һәм танклар саклап йөрде. Бервакыт безнең юлны шартлаттылар, кыядан ут ачтылар, миннән алда барган автомобиль шоферы кабинадан чыгып өлгермәде, һәлак булды, - ди әфганчы якташыбыз. - Ул көн әле дә күз алдымда тора. Абый -апалар минем Әфганстанда икәнемне белсәләр дә, әни бу хакта соң гына белде. Хатлар еш йөрде, тик әнигә мин Ашхабадта, дип яза идем. Әни аннан җибәргән хатларымны әле дә саклый.
Әйе, һәр әфганчының йөрәге шундый хатирәләр саклый, алар турында китап язарлык.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев