Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында уяулыкны тикшерәләр

Дөньядагы сәяси вәзгыятьнең торышына карап экстремизм һәм терроризмга каршы сораулар үзләренең актуальлеген югалтмый. Илдәге оператив хәлләрдән күренгәнчә, террорчылык куркынычы кимеми, еш кына төрле шәһәрләрдә моңа кагылышлы ялган хәбәр таратучылар да очрап тора. Мондый шартларда район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре уяулыкларын югалтмый, бүлекчә начальнигы янына үземне дә тикшереп керттеләр. Халыкның уяулыгын ачыклау...

Дөньядагы сәяси вәзгыятьнең торышына карап экстремизм һәм терроризмга каршы сораулар үзләренең актуальлеген югалтмый. Илдәге оператив хәлләрдән күренгәнчә, террорчылык куркынычы кимеми, еш кына төрле шәһәрләрдә моңа кагылышлы ялган хәбәр таратучылар да очрап тора.


Мондый шартларда район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре уяулыкларын югалтмый, бүлекчә начальнигы янына үземне дә тикшереп керттеләр.

Халыкның уяулыгын ачыклау максатыннан, полиция хезмәткәрләре оешмаларда яшерен тикшерүләр оештыралар: берәр кешене сумкасына шартлаткыч матдә муляжы салып кертеп җибәрәләр, ә ул аны бинада калдырып чыгарга тиеш була. 2017 ел дәвамында "Кәрван-Сарай", балалар сәнгать мәктәбе, беренче һәм икенче Чирмешән мәктәпләре, район үзәк больницасы, яшьләрнең ял итү үзәге һәм Чирмешән лицее хезмәткәрләрен шулай тикшереп караганнар. Бары тик беренче Чирмешән мәктәбендә һәм Чирмешән лицеенда гына шикле кешене эчкә уздырмаганнар, калганнарына полициядән шалтыратып әйткәч кенә пакетны эзләп тапканнар. Уяулык җитешмәгән оешмалар җитәкчеләренә шелтә белдерелгән һәм хезмәткәрләре арасында аңлату эшләре уздыру таләбе куелган.

-Барлык кешеләрне дә игътибарсыз, дип гаепләп булмый, хуҗасыз пакет бар дип, Саклык банкыннан, автостанциядән, больницадан, "Кәрван-Сарай"дан шалтыратулар булды, - ди Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. - Бәхеткә, алар онытылып калган сумкалар гына булып чыкты. Шәһәрләрдә ялган шалтыратулар-хәбәрләр дә булгалый. Үткән ел Чирмешәндә дә берәү шулай шаярган иде, эзенә тиз төштек. Хәзер шалтыратучыларны ачыклауда кыенлыклар юк. Җәза да кырысланды, андыйларга 200 мең сум штрафтан алып, өч елга кадәр иректән чикләү яный.

Полиция хезмәткәрләре терроризмны кисәтү максатында мәктәпләрдә, оешмаларда чыгыш ясыйлар, шикле әйбергә юлыкканда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйлиләр. Ят әйберне ачып карамаска, бу хакта полиция бүлекчәсенә 2-54-39 яки 02 номерына шалтыратырга кирәк, хокук сакчылары тиз килеп җитәр.

Участок уполномоченныйлары, полиция хезмәткәрләре районның торак пунктларында даими тикшерүләр уздыралар, буш йортларда, күп фатирлы йортларның подвалларын, чормаларын карыйлар. Тикшерүләр барышында күпчелек йортларда җитешсезлекләр табылган: подъезд ишекләрендә кодлы йозак торса да, алар ябылмаган, чормалары, подваллары йозакка бикләнмәгән. Бу бит террорчылык актлары башкарырга теләүчегә барлык юллар да ачык дигән сүз. Онытмыйк: иминлегебез - үзебезнең кулда.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә Ватан каһарманнары көнен "Геройлар Аллеясы"нда билгеләп үттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан көн темасы Чирмешән районында уяулыкны тикшерәләр