Черемшан тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә инвалидлар бәйрәме үтте
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Бәркәтә кыярлары сатуга чыкты
Азат Шәһитовлар беренче кыярларны март уртасында өзгәннәр. Аларның ике сутыйлап мәйданлы теплицаларында үстергән яшелчәләренең тәмен район үзәгендә яшәүчеләр дә татып карады. Нәрсәсен яшереп торырга, гаилә башлыгы алып килгән кыярларның әлләничә килограммын безнең редакция хезмәткәрләре дә сатып алып калды. Бакчачы нишләсен, шушы рәвешле, оешмаларга да сугылып, "клиентлар" эзли. Үстердең генә түгел,...
-
Чирмешәннең яшь шахматчылары шәһәр командалары белән тиң ярыша
Мәктәп укучыларының Х спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышларда 31 команда арасында безнең якташлар өченче урынны яулаган. Казанда үткән бу бәйгедә Айдар Могыйзов (лицей) үз яшь категориясендә өченче урынга лаек булган. -Шахматта осталык менә шундый ярышларда үсә, - ди Айдарның тренеры Шамил Сөнчәләев. - Командабызның Казан, Түбән Кама кебек шәһәр командалары...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Узган атнада Ивашкинода 21 яшьлек М. үз-үзенә кул салып гомерен чикләгән. 01 Районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр иттеләр. 02 23 марттан 30 мартка кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә төрле дәрәҗәдәге хокук бозулар турында 18 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Чирмешән кибетләренең берсендә...
-
Чирмешәндә 15 наркоман исәптә тора
Авыл районында яшәсәк тә, район үзәк больницасының наркология кабинетында 15 наркоман исәптә тора. Шуларның берсе быел гына исәпкә куелган. Балаларыбызны наркотиклардан саклау - төп бурычыбыз. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән наркотикларга каршы комиссия утырышында да бу проблема күтәрелде. Соңгы өч елда гына да психотроп матдәләрнең 80 төре ачыкланган. Бу...
-
22 мартта Чирмешән районы авыл җирлекләрендә референдумнар үткәрелә
Чирмешән районы авыл җирлекләре советлары карарлары нигезендә 22 мартта, якшәмбе көнне барлык авыл җирлекләре территорияләрендә дә (Чирмешән авыл җирлегеннән башка) гражданнардан үзкерем салымын җыю һәм аны файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум үткәрелә. Референдумда иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Чирмешән авыл җирлегендә референдум үткәрү мәсьәләсе соңрак хәл...
-
Чирмешәннең яшь талантлары “Йолдызлык“та танылып, Казанга барачак
Чирмешән кызы Рузилә Булатова "Йолдызлык" - "Созвездие" фестиваленең зона турында "Вокал соло" номинациясендә беренче урынга лаек булган. 17-18 мартта Аксубайда узган фестивальдә Нурлат, Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск, Әлки һәм Чирмешән районнарыннан 400гә якын кеше катнашкан. Безнең район данын җырчылар Рузилә Булатова, Снежана Иляева, Айнур Галләмов, Айназ Камалов, Яна Разукова, Зәринә...
-
21 мартта Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме була
21 март көнне район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада - Нәүрүзбикә сыйлары, театральләштерелгән тамаша, концерт номерлары һәм кызыклы уеннар. Яшьләр мәйданындагы чара 13 сәгатьтә башлана.
-
Чирмешәндә әзербайҗаннар да татарча сөйләшә
Бүген рус, чуваш, мордва, әзербайҗан балалары да татарча сөйләп, җырлап рәхәтләнде. Район мәгариф бүлеге белән бергә, "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе инде җиденче ел рәттән уздыручы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенең быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Мәктәпләр укучылары һәм укытучылар шушы тема буенча чыгыш ясадылар. Теманы ача белделәр. Кеп-кечкенә Сосновкадан...
-
“Алкоголизм“ диагнозлы чирмешәнле руль артына утырмаячак
Күптән түгел район суды прокуратура дәгъвасы буенча алкоголизм белән интегүче район кешесен транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итте. Тикшерү барышында прокуратура йөртү таныклыгына ия булган бу кешенең район үзәк больницасында "алкогольгә бәйлелек синдромы" белән диспансер учетында торуын ачыклады. Нәтиҗәдә район судына транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында дәгъва...
-
Чирмешәнгә Татарстан мөфтие бүләкләр алып килде (+ФОТО)
Соңгы елларда республикадагы кайбер авыл мәчетләренең ишекләренә йозак эленгән: халыкны ияртердәй имамнары юк икән. Олыгайган бабайларыбызны алмаштыра алырлык руханилар әзерләүне җанландыру зарур. Бүген Чирмешәнгә килгән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм аның ярдәмчеләре районыбыз руханиларына шундый бурычлар да җиткерделәр. Республика мөселманнары башлыгы бездәге эшлекле сәфәрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин...
-
Чирмешән хоккейчылары – республика финалында
Алкалы хоккей буенча республика беренчелегенең финал уенында безнең ир-егетләр Казанның "Факел" командасы белән беренче-икенче урыннар өчен ярышачак. Бу - плей-офф уеннары кысаларында Чирмешән командасы Әлмәтнең "СКС" уенчыларын ике тапкыр 5:2 исәбе белән отканнан соң билгеле булды. "Факел" белән беренче очрашу 28 март көнне Казанга узарга тиеш. Чемпион булу өчен көндәшләрнең...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасына иң күп яздыручы хат ташучыны бүләк көтә
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасына язылуны-яздыруны иң яхшы оештыручы элемтә бүлекчәсен һәм хат ташучыны редакция бүләкләре көтә. Елның икенче яртысында алдыру өчен, район газетасына 1600 заказ карточкасы тутырылды да. Исегезгә төшерәбез: әлегә газетага үткән яртыеллыктагы, льготалы бәядән язылырга мөмкин. Апрельдә, газета кәгазе кыйммәтләнү сәбәпле, матбугат басмаларына язылу өчен күбрәк түләргә...
-
Чирмешәннән хоккейчы кыз - иң оста һөҗүмче
"Алтын алка" клубының республика уеннары финалында безнең 15-17 яшьлек хоккейчы кызларыбыз Татарстанның район үзәкләреннән һәм шәһәрләреннән килгән унбер команда арасында икенче урын яулады. Чирмешәннең Боз сараенда ике көн барган әлеге уеннарның җиңүчесе - Актанышның "Лачын" командасы. Безнең "Корыч ябалаклар" уенчысы Гүзәл Гатина бәйгенең иң яхшы һөҗүмчесе буларак танылган. Автор фотосы.
-
Чирмешән бабайлары яшьләрдән калышмый
Район мөхтәсибәте оештырган мөселманнар спартакиадасында Чирмешәннән 74 яшьлек Солтан Хәлиуллин 16 килограммлы герне 75(!) тапкыр һавага чөйде. Әлеге бәйгедә яшьләр генә түгел, олы яшьтәге мәчет картлары да үзләренең көчләрен сынады. -Өйдә гер күтәрмәсәм дә, һәр көнне гантельләр белән шөгыльләнәм, гимнастика ясыйм, - ди 63 тапкыр гер күтәргән 63 яшьлек Габбас...