Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең яшь талантлары “Йолдызлык“та танылып, Казанга барачак

Чирмешән кызы Рузилә Булатова "Йолдызлык" - "Созвездие" фестиваленең зона турында "Вокал соло" номинациясендә беренче урынга лаек булган. 17-18 мартта Аксубайда узган фестивальдә Нурлат, Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск, Әлки һәм Чирмешән районнарыннан 400гә якын кеше катнашкан. Безнең район данын җырчылар Рузилә Булатова, Снежана Иляева, Айнур Галләмов, Айназ Камалов, Яна Разукова, Зәринә...

Чирмешән кызы Рузилә Булатова "Йолдызлык" - "Созвездие" фестиваленең зона турында "Вокал соло" номинациясендә беренче урынга лаек булган.

17-18 мартта Аксубайда узган фестивальдә Нурлат, Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск, Әлки һәм Чирмешән районнарыннан 400гә якын кеше катнашкан.
Безнең район данын җырчылар Рузилә Булатова, Снежана Иляева, Айнур Галләмов, Айназ Камалов, Яна Разукова, Зәринә Назыйрова, Мәликә Галимова, Алсу Сәлахова, Гөлназ Гатина, Евгения Герасимова, Денис Журавлевлар яклаган. Айнур белән Гөлназ (сәнгать җитәкчеләре Әлфия Закирова) махсус призга лаек булганнар.
"Хореография" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак" ("Счастливое детство") һәм "Бәллүр түфли" ("Хрустальный башмачок") коллективлары сәхнәгә чыккан. "Бәхетле балачак" (җитәкчесе Алинә Бакеева) өченче урын алып, башка призерлар белән беррәттән, Казанда узачак концертта да чыгыш ясаячак.
Фестивальдә безнең конферансьелар да осталыкларын күрсәтә алганнар. Әйтик, 5 яшьлек Герман Селиванов (җитәкчесе Агриппина Рыбакова) махсус приз иясе, ә Кирилл Севастьянов белән Асель Гыйниатуллова (җитәкчеләре Ирина Суворова) икенче урын да. Алар да башкалага барачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан созвездие фестиваль