Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә кыярлары сатуга чыкты

Азат Шәһитовлар беренче кыярларны март уртасында өзгәннәр. Аларның ике сутыйлап мәйданлы теплицаларында үстергән яшелчәләренең тәмен район үзәгендә яшәүчеләр дә татып карады. Нәрсәсен яшереп торырга, гаилә башлыгы алып килгән кыярларның әлләничә килограммын безнең редакция хезмәткәрләре дә сатып алып калды. Бакчачы нишләсен, шушы рәвешле, оешмаларга да сугылып, "клиентлар" эзли. Үстердең генә түгел,...

Азат Шәһитовлар беренче кыярларны март уртасында өзгәннәр. Аларның ике сутыйлап мәйданлы теплицаларында үстергән яшелчәләренең тәмен район үзәгендә яшәүчеләр дә татып карады.

Нәрсәсен яшереп торырга, гаилә башлыгы алып килгән кыярларның әлләничә килограммын безнең редакция хезмәткәрләре дә сатып алып калды. Бакчачы нишләсен, шушы рәвешле, оешмаларга да сугылып, "клиентлар" эзли. Үстердең генә түгел, яшелчәне сатып та өлгерергә кирәк. Әнә кичә Чирмешәндә 41 килограмм кыяр "урнаштырып" кайткан. Бүген тагын 46 килограмм алып килгән. Иртән район үзәгенә килеп, безгә сәгать уннарда кергән Бәркәтә эшкуары товарын сатып та бетергән иде диярлек. Гомумән, алар сезонына ике тонналап яшелчә сата икән.
-Кыярны беренче февральдә чәчкән идек. "Голландский" сорт дигәнен, - ди бакчачы. - Теплицаны ике мич белән җылытам. Аларны төнге уникедә дә, өчтә дә торып ягарга туры килә. Сезонга кимендә биш машина гына утын китәдер. Кыяр үстерүнең мәшәкате барыбызга да җитә. Авылда эш юк, диләр, эш менә шул инде ул.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Беркет Ключ теплица