Черемшан тег белән яңалыклар
-
Казанда 60 яшьлек ир-атны трамвай бәрдергән
Күп санлы тән җәрәхәтләре алган зыян күрүче хастаханәгә озатылган. (Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда 60 яшьлек ир-атны трамвай бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе. Кичә кич 45 яшьлек трамвай йөртүче Ямашев проспектындагы 39 нчы йорт каршында тиешсез урында юл аркылы чыгып барган җәяүлене бәрдергән....
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады
Безне туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек Россиягә тугрылык хисе берләштер, диелә мөрәҗәгатьттә. (Казан, 30 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм! Уртак тырышлык белән...
-
Чирмешәндә баллы, коймаклы, алмалы бәйрәм булачак
Рус милли-мәдәни берләшмәнең җирле бүлекчәсе активистлары район мәдәният йорты һәм яшьләрнең ял итү үзәге хезмәткәрләре белән бергә Чирмешәндә өч Спас (бал, алма, икмәк) бәйрәме традицияләрен торгызырга алындылар. 29 августта 16 сәгать 30 минутта спорт мәктәбе каршындагы мәйданда күңел ачу бәйрәме - җыр-биюләр, конкурслар, әйлән-бәйлән, чәй өстәле оештырыла. Умартачыларны, бакчачыларны, игенчеләрне...
-
Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешән лицеенда парламент укуларында катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов февраль башында кабат безнең районга килде. Бу юлы ул әүвәл район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән Чирмешән лицеенда республиканың 2030нчы елга кадәр үсеш стратегиясен өйрәнүгә багышланган парламент дәресендә катнашты. -Чирмешән укучылары бик кызыксынучан икән, алар белән рәхәтләнеп аралаштык, сораулар бирүчеләр дә күп булды, -...
-
Чирмешәндә шахматчылар ярыша
Бүген Чирмешән шахматчылары чираттагы ярышта, шахмат турнирында көч сынаша. Монысы якташыбыз Сәүбән Мотаһировка багышлап үткәрелә. Заманында әлеге спорт төрендә районда иң көчлеләрдән булган Сәүбән Сәмигулла улына бүген 60 яшь тулыр иде. Аны, 13 ел элек вафат булган мәрхүмне онытмыйлар. Әнә бүгенге ярыш алдыннан да аның турында бик күп акыллы сүзләр...
-
Көн фотосы
Сәлам, брат, хәлләр ничек? Марат ГОМӘРОВ фотосы.
-
Чирмешәндә берәү машинада бордюрлар өстеннән йөргән
ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешәндәге күл буенда машина йөртүче берәүне туктатканнар. Испекторлар әйтүенчә, ул шулкадәр каты исерек булган: ундүртле "Жигули"ы белән хәтта бордюрдлар өстенән дә сикертеп кенә узган. Кагыйдә бозучы Лашман кешесенә хәзер 30 мең сум штраф яный. Ул кимендә ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагачак. Әле акча янчеген...
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Яңа ел котлавы
Бусагада 2016 ел. Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлый. Күптәнге матур традиция буенча без аны гаиләләребез һәм дусларыбыз белән җыелып каршылыйбыз. Курантлар тавышы яңгыраганда һәркем узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, дип уйлана. Ул елдан нәрсәне үзең белән алырга, ә нәрсәләр белән мәңгегә хушлашырга? Берәүләргә бу ел...
-
Чистайдагы картлар йортында кеше үтергәннәр
Чистай районындагы өлкәннәр йорт-интернатында фаҗига килеп чыккан. Шунда яшәүче бер ир-ат җәнҗалчы күршесен үтергән. Вафат булган ир-атны җәнҗалчы буларак телгә алалар. Ул даими рәвештә интернаттагы башка кешеләргә янаган, төрлечә мыскыл иткән, үртәгән һәм култык таягы белән төрткәләгән. Әлеге галәмәтләренә түзә алмыйча, икенче бер карт пычак алып аның эченә кадаган. Зыян...
-
Чирмешән районында нефтьчеләр өйрәнүләр үткәрде
Иске Котыш авылы ягында, Нурлат районы чигендәге бер объектта 2 мең кублы зур резервуардан шактый гына нефть агып чыккан. Аны туктату һәм тирә-якка җәелдермәс өчен күп хезмәтләрне аякка бастырырга туры килә. Бәла чыккан урынга Лениногорский шәһәреннән, Алексеевск районнарыннан ук коткаручылар килеп җиткән. Иң аянычы, резервуар янәшәсендә бер эшче газдан "агуланган"....
-
Чирмешән хат ташучыларына эш бар
Агымдагы елның икенче яртысында алдыру өчен, райондашларыбыз 6707 данә газета һәм журналга заказ карточкасы тутырган. Әлеге заказларның 3513се район газетасына, 2664се - республика, 528е үзәк матбугат басмаларына. "Республика Татарстан" - 548, "Ватаным Татарстан" - 520, "Ирек мәйданы" газетасы һәм "Татарстан" журналы - 183шәр, "Салават күпере" - 166, "Мәгариф" - 161,...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Тикшерү барышында Күтәмәдә яшәүче берәүнең хуҗалыгыннан алты баш сарык урлаучылар табылган. Алар өч Бөгелмә кешесе булып чыккан. 01 Үткән атнада районда янгыннар булмаган. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, 15 апрельдә Урманасты Үтәмеш, 16да - Бәркәтә авылларында янган чүп-чарны сүндерергә, 18 апрельдә авария урынына чыгарга туры килгән. 02 13 апрельдән 20...
-
Подписка өчен - Ipad !
АО «ТАТМЕДИА» объявляет для своих подписчиков традиционный конкурс «Ipad за подписку». Основное условие конкурса - нужно подписаться не менее чем на три издания АО «ТАТМЕДИА». Главную награду - iPad - получит тот участник конкурса, чья суммарная стоимость подписки на газеты и журналы, издаваемые АО «ТАТМЕДИА», окажется наибольшей. Троих участников конкурса...
-
Чирмешәндә С.А.Ларионов призына көрәш буенча ярышлар узды
Автор фотолары.
-
“Чирмешән“ хоккей командасы Казаннан килгән “Факел“ны җиңде
Марат ГОМӘРОВ фотолары.