Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Сабан туйларында көч сынашты

2015нче елның язгы кыр эшләре йомгаклары буенча "Сөлчә" җәмгыяте районда беренче дип табылды. "Чирмешән АГРО" механизаторы Александр Беззубов - кыр батыры. Көрәштә Илнар Кәримов (Туймәт) инде дүртенче тапкыр абсолют батыр. Район Сабан туенда аларга һәм башка бик күп алдынгыларга, осталарга алкышларны кызганмадылар. Гомумән, купшы итеп бизәлгән зур, уңайлы стадионыбызда, мәйдан...

2015нче елның язгы кыр эшләре йомгаклары буенча "Сөлчә" җәмгыяте районда беренче дип табылды. "Чирмешән АГРО" механизаторы Александр Беззубов - кыр батыры. Көрәштә Илнар Кәримов (Туймәт) инде дүртенче тапкыр абсолют батыр.

Район Сабан туенда аларга һәм башка бик күп алдынгыларга, осталарга алкышларны кызганмадылар. Гомумән, купшы итеп бизәлгән зур, уңайлы стадионыбызда, мәйдан тирәсе кайчак умарта корты оясы кебеккә әверелсә дә, уеннарны күзәтергә артистларның бер үк вакытта җырлап торуы комачауласа да, быел комиссия, полиция халыкны анда-монда "куып" интекмәде, бәйрәм шәп узды.
Көне дә килде: җиле чамалы исте, кояш кыздырып җәфаламады, яңгырлар туктап торды.
Бәйрәм район үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашындагы бик матур, колачлы, эчтәлекле хореографик композиция белән башланып китте. Мәйданда йөзләгән кеше кунакларны, игенчеләрне һәм терлекчеләрне "сәнгать телендә", җырлап-биеп котладылар.
Мәйдан буйлап оешмалар вәкилләре дә үтте, аларга кадәр, машиналарга утыртып, игенчеләрне, алдынгыларны түргә үк алып керделәр, үзенә күрә аерым хөрмәт күрсәттеләр.
Билгеле, бүгенге бәйрәмдә дә төп теләкләр, матур сүзләр, төп бүләкләр иген кырларында армый-талмый, өлгер эшләгән игенчеләргә адресланды.
-Сабан туе борынгы, шул ук вакытта мәңге яшь бәйрәм. Анда гасырларның рухы, халкыбызның йөзе һәм тарихы чагыла. Әлеге бәйрәм милли традицияләребез саклануның ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең матур символы булып кала,- диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Шунысы мәгълүм, ул сабан, игенче бәйрәме һәм бүгенге бәйрәмнең төп геройлары - җир белән эшләүчеләр, икмәк үстерүчеләр. Районыбыз хуҗалыклары бик мөһим бурычны уңышлы үтәделәр: чәчү компаниесе оптималь срокларда, сыйфатлы башкарылды.
Табигать тә иркәли быел, хәтта Сабантуй алдыннан да шәп яңгыр яуды, бәйрәм кичендә яшелчәләргә су да сибеп мәшәкатьләнмәдек. Иген кырлары, вакытында чәчелгәч, дым җитәрлек булгач, бик матур тишелде. Ходай язса, әлегә кул тимәгән урыннарда орлыкларны көзен үк салып калдырырбыз.
Агымдагы елның язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча, комиссия бәяләвенә таянып, районда "Сөлчә" җәмгыятен җиңүче дип таптылар. "Чирмешән АГРО" - икенче, "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте өченче урында. Уңганнарга, алар башка хуҗалыкларда да бар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Кыр батыры Александр Беззубов ("Чирмешән АГРО") исә Сабантуйдан симез тәкә, истәлек бүләге дә алып китте. Гомумән, бәйрәмдә бик күпләрнең хезмәте бәяләнде: берничә якташыбыз ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район авыл хуҗалыгы идарәсенең, район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр, һөнәре буенча иң яхшыларны да билгеләп үттеләр.
Инвесторлардан, алар бездә инде берничә, "Лениногорск АГРОфирмасы"ның Чирмешән бүлеге, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан "Моляков В.А." (беренче урында), "Камалов Р.Ә." (икенче), "Серендеев Н.И." (өченче) - иң яхшылар. Хезмәтләре өчен, җитәкчеләрен, мәйданга чакырып, бүләкләр белән сөендерделәр.
Чирмешән район Сабан туеның 2015нче елгы баш батыры Илнар Кәримов (Туймәт). Ул 90 килограммга кадәрге көрәшчеләр группасында алга чыкты, ә финалда 80 килолылар арасында беренче булган Рәмил Бәдретдиновны (Чирмешән) җиңде. Илнар Кәримов шулай итеп инде дүртенче тапкыр район Сабан туеннан абсолют батыр булып, төп бүләкләрне яулап китте.
70 килограмм авырлыктагылардан Виктор Наумов, Чирмешән - беренче, Марат Кәримов, Туймәт - икенче, Рүзәл Хөснуллин, Түбән Кәминкә - өченче.
90 килограммнан авырраклардан Илфат Гимадиевка (Нурлат) тиңнәр булмады (Илзәр Закиров, Чирмешән - икенче, Рәзиф Гыйрфанов, Түбән Кәминкә - өченче).
"Кызып алгач", көрәштән соң янә көрәш булды бит әле. Нурлат районының быелгы абсолют батыры Илфат Гимадиев безнең батыр Илнар Кәримов белән көчләрен сынадылар. Рәсми булмаган алышта, Илнардан шактый авыррак гәүдәле Илфат җиңде. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин өметле, оста ике көрәшчегә дә бүләк тапшырды.
Сабан туенда ризык кытлыгы юк иде бугай, әллә ничә урында шашлык кыздырдылар, самавыр кайнаттылар. Дистәгә якын "авыл өе" дә кунаклар кабул итте.
Кунаклар дигәннән, биек колга башына менүчеләрдән төп бүләкне - тере әтәчне Нурлат егетенә бирделәр. Моңа хаклы рәвештә лаек, колга башындагы кызыл шарны ул эләктерде.
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары, аерым мәйданчык корып, спорт ярышлары уздырдылар. Милли бәйрәмебез бизәге булган уеннарда җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнгән иде.
"Президент белән бергә" Татарстан хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Бүген Татарстан - профессионаларга да, һәвәскәрләргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен иң яхшы инфраструктура булган Россиянең спорт башкаласы. Республикага Россиянең генә түгел, бәлки дөньякүләм дәрәҗәдәге иң эре спорт вакыйгаларын үткәрүне ышандыралар. Бу елның җәендә спортның су төрләре буенча иң зур халыкара Чемпионат үткәреләчәк, ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья Чемпионаты этабын кабул итәчәк.
"Бердәм Россия"нең Татарстан төбәге бүлеге, 2015 елда партия эчендәге алдан сайлауларны яхшы оештырган һәм үткәргән өчен, Лашман башлангыч бүлегенә спорт инвентаре алуга сертификат тапшырды. Ярый бит.
Атлар узышын, ниһаять, инде берничә ел рәттән мәйданнан ерак та түгел урында, үзебезнең "ипподром"да уздыра башладык. Быел дистәдән артык ат стартка чыкты. Алар өч төркемдә чаптылар.
Билгеле, ат узышларында җиңүчеләргә, көрәштә призлы урыннар алучыларга да кыйммәтле бүләкләр бирелде, кемгә - туңдыргыч, кемгә - самавыр, көнкүреш техникасы. Рәхмәт, бәйрәм чыгымнарын күтәрешүдә нефтьчеләр дә, район оешмалары да нык булыштылар.
Быел Чирмешән янәшәсендәге стадионны гадәттәгедән иртәрәк "уяттылар". Биредә Сабан туе 6 июнь кичендә үк башланды. Нәкъ бу көнне бәйрәм авылларда да узуга карамастан, монда килүчеләр бик күп иде. Барча халык стадионда төнгә кадәр күңел ачты, аеруча яшьләр кинәнде.
Чирмешәнлеләргә республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та тәбрикләү җибәргән. Аның котлавын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ирештерде.
Бәйрәмгә читтән дә кунаклар күп килгән иде. Араларында элек бездә җаваплы вазифалар башкарган якташларыбыз да, күрше районнар җитәкчеләре дә аз түгел.
Сабантуйлар әле дәвам итә. Яшәүчедә аны 18 июльдә, ураза беткәч үткәрмәкчеләр. Анда хатын-кызларны да көрәштерәчәкләр икән. Алсу Фәракшина, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка кайбер күренекле, танылып килүче артистларны чакырып та куйганнар. Хәтта иң зур бавырсак пешерүчегә дә бүләк әзерләгәннәр, ди.
Әмирдә бәйрәм "Авыл көне" формасында , шулай ук колачлы оештырылачак. Анда да кайбер артистлар килергә тиеш. Бәйрәм 25 июльгә билгеләнгән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәйрәмнәр сабантуйлары