Реклама
Бу көннәрдә Чирмешәндә волейбол буенча район беренчелегенә ярыш бара. Зур Чирмешән елгасы ярындагы пляжда урнашкан дүрт волейбол мәйданчыгында район үзәгендәге оешмаларның һәм предприятиеләренең - 50гә якын команда көч сынаша. Ярышлар сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне кичке сәгать алтыда башлана. Финал уеннары алдагы җомга көнне узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз