Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ульяновкадан 80 гә җитүче Борис Фляконтович чаңгы белән “дус”

Чирмешәннән 3 яшьлек Илмир Глүмов башланып кына килүче тормышында тәүге грамотасын алды. Узган атна шимбәсендә “Татарстан чаңгы юлы - 2019” кысаларында безнең районда үткән ярышта катнашкан бу иң яшь чаңгычыны бүләк белән дә сөендерделәр.

79 яшьлек  Борис Дютин исә  ярышка Ульяновакадан килгән. 40 елдан артык колхозда терлекчелектә эшләгән ветеран бабай чаңгы белән дә “дус” икән.

-Үземнең чаңгым бар. Йөреп кайтам шулай, рәхәт була.  Сосновкада үткән ярышларда катнашкалыйм, - ди хуҗалыкта кирәге чыгачак яхшы бүләк - зур фонарь белән бүләкләнгән  Борис Фляконтович.

Район үзәгендәге стадионда үткән ярышларда олысы-кечесе - 300 тирәсе чаңгычы узышты. Дөресен әйтергә кирәк, быел да мәктәп укучылары, укытучылар ярышның дәрәҗәсен күтәрделәр.

60 һәм аннан олырак чаңгычылар арасында барлык призлы урыннар өчен бүләкләрне Шентала районыннан килгән кунаклар “сыпырып” китте. Хатын-кызлар арасында Чирмешәннән бары Татьяна Яландаева гына бирешмәде, финишка 3 нче булып килде. Кунакларның “әрсезлеге” уңаеннан бер олы чаңгычыбызның хәтере калыбрак, тәмам чын спортчылардай ярышучы күршеләрне аерым төркемдә  катнаштырырга дигән тәкъдиме урынлыдадыр шәт.

Гаилә эстафетасында  Иске Элмәледән  Колесниковлар һәм  Маковкиннар катнашып, Колесниковлар җиңүгә  ирештеләр. Вип узышта - җитәкчеләр узышында  ир-егетләр арасында Утыз Имәннән Илгиз Шәмсетдинов җиңү яулады, ә хатын-кызлар арасында  район мәдәният йорты директоры Мария Рыбкина иң көчлесе булды.

Ярышларда үз тиңнәре арасында түбәндәге якташларыбыз финишка иң беренче булып килделәр: Ника Прокопьева (Ульяновка), Кирилл Тузов (Иске Элмәле), Виктория  Рябкова (Иске Элмәле), Игорь Захаров (Иске Элмәле),  Марина Колесникова  (Иске Элмәле),  Петр Захаров (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты), Татьяна Шерматова (Иске Элмәле), Мария Охотникова (Ульяновка),  Евгений Володин (кадетлар мәктәп-интернаты), Айнур Сәлахов (Лашман),  Розалия Хафизуллина (район үзәк больницасы), Ольга  Маковкина (Иске Элмәле), Владимир Смирнов (район ЮХИДИ бүлекчәсе),  Валентин Прокопьев (район хәрби комиссариаты),  Данил  Анисимов (кадетлар мәктәп-интернаты),  Ксения Колесникова  (Иске Элмәле).

Автор фотолары

Күбрәк фото: Өч йөзләп чирмешәнле "Татарстан чаңгы юлы - 2019" ярышларында катнашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев