Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ульяновка мәктәбе укучылары спортта гел алдынгылар

Агымдагы уку елында да Ульяновка мәктәбе командасы мини-футбол буенча районда беренче урын яулаган.

Көзге кросста да әлеге мәктәп укучылары, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр призлы урыннар алдылар. Ә Николай Тимирясов белән Надежда Тимирясова, Нурлат шәһәрендә ГТО нормаларын тапшыруда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, икенче урыннарга лаек булдылар.

- Яңа уку елында бездә пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды, - ди Ульяновка мәктәбе директоры Андриян Тимирясов. – Үткән елда да спорт өлкәсендә уңышларыбыз сөендерде. Мини-футболда егетләребез район буенча беренче-икенче урыннар яуладылар, ә футбол буенча – беренчеләр. Шулай ук өстәл теннисында да район күләмендә өченче урынга чыктык.

Узган уку елында район спартакиадасында һәм кросста Ульяновка мәктәбе командасы икенче урыннар яулаган.

- Шулай ук, шахмат һәм шашка уеннары буенча, безнең егетләр, кызлар беренчеләр рәтендә. Баскетбол ярышларында егетләр командасы да, кызлар да район буенча өченче урында, - ди Андриян Алексеевич.

Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, спорт тормышында укучылар гына түгел, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә актив катнашалар. Алар да белем йортының дәрәҗәсен арттыруга, казанышларга ирешеп, призлы урыннар өстиләр.

Кадыйр Гомәров фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X