Ульяновка яшүсмерләре – футбол лигасы җиңүчеләре
Спорт

Ульяновка яшүсмерләре – футбол лигасы җиңүчеләре

Бу атнада район мәктәпләреннән 2011-2012 елгы яшүсмерләр Бөтенроссия “Мәктәп футбол лигасы” чемпионатының муниципаль этабында көч сынаштылар.

Район үзәгенең универсаль спорт залында үткән бәйгедә алты команда: Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, Ульяновка, Әккәрәй, Чирмешән лицее, 2 нче Чирмешән һәм Иске Элмәле мәктәпләре укучылары катнашты.

Яшь футболчыларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде. Ә уеннарда җиңү бәхете Ульяновка мәктәбе спортчыларына елмайды. 2 нче урында – кадетлар, 3 нчедә - Иске Элмәле яшүсмерләре. Ульяновкалылар район данын чемпионатның республика күләмендәге ярышларында яклаячак.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев