Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Туймәттә Габбас Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ярыш узды

Туймәттә Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә узган билбау көрәше бәйгесендә тугыз районнан килгән спортчылар көч сынашты. 

Әлеге спорт төре буенча мондыйрак зур ярыш безнең районда инде икенче тапкыр оештырыла. Район үзәгендәге спорт залында 23 районнан килгән 300 гә якын көрәшче катнашында беренче турнир март аенда гына булган иде. Бу юлы Туймәттә Аксубай, Әлки, Зәй, Мамадыш, Яр Чаллы, Нурлат, Питрәч, Саба  районнарыннан килгән, 2003 – 2005 нче елларда туган 70 тән күбрәк кыз һәм егетләрнең үз үлчәү категорияләрендә иң осталарын билгеләделәр. 

Безнең район данын тренерлар: Илгизәр һәм Илзәр Закировлар, Рафик Гатин укучылары яклады.

Көн дәвамында барган ярышларда җиңүчеләрне 12 үлчәү авырлыгында билгеләделәр. Турнирда кадетлар мәктәп – интернатыннан Олег Максимов һәм Лашманнан Нәзир Ибәтуллин үз группаларында беренче урынга ия булдылар. Кадет Александра Малышева һәм Лашман мәктәбе укучысы Айнур Вафин – икенче, кадетлардан Милена Федорова, Дмитрий Романов, Елена Сабанова, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Айгиз Мәҗитов өченче урын ияләре. Җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырдылар. 

Билбау көрәше буенча республика федерациясе әлеге турнирны танылган якташыбыз, Туймәт авылында туып үскән, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, 20 елдан артык Нурлат районын (элеккеге Октябрь) җитәкләгән Габбас Гыйматдиновның якты истәлегенә багышлады. 

Габбас Гыйматдиновның авылдашларына да ярдәме тигән.1988 елда төп трассадан Туймәткә алып керүче юлны шомартуда, мәсәлән, аның өлеше, тырышлыгы зур була.

-Ул елларда юл газабын күп күргән авылдашлар Габбас Кыям улына бик рәхмәтле, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Бу юл халыкка 25 елдан артык хезмәт күрсәтте. Гозер белән килгән авылдашларын да борып чыгармый ул. Өй төзү мәшәкатьләре белән йөрүче, улын яшьли югалткан Фәттах Мәссаровка һәм җиде бала белән тол калган Даилә Әшраповаларга, әйтик, йорт төзүдә булыша, бура кайгыртып бирә.

Бертуган Гыйматдиновлар - Габбас, Саяс, Гаяз, Әнәс, Шәүкәт, Диаз Кыям улларының һәм Кәүсәр Кыям кызының тормыш юлы һәм эшчәнлеге республика язмышы белән үрелеп бара. Бүген аларның бары берсе - Әнәс Кыям улы гына исән-сау, ул турнирны ачу тантанасында да катнашты.

-Безнең абый искиткеч кеше иде. Гомере буе, үзе турында уйламыйча, кеше кайгыртып яшәде, -  ди Әнәс абый. – Авылны сагынды. Кайбер чакта, аны кеше белеп тә бетерми, авыл янына кайтып басып тора иде дә, кире китеп бара иде. Эше күп, вакыты юк, ә авылны күрәсе килә.  

Татарстан Республикасының Билбау көрәше федерациясе вице–президенты Хәбир Хәбибуллин да якташыбызны җылы сүзләр белән искә алды һәм әлеге турнирның дәвамлы булачагы турында әйтте.

фото: автор

Туймәттә билбау көрәше буенча турнир үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев