Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кәминкә командасы – киез итекле хоккей җиңүчесе

Яңа ел каникулларында һәркем үзенә якын шөгыль тапты. Чирмешән районы мөхтәсибәте һәм мөхтәсибәт каршында оешкан “Нур” хәйрия фонды, әйтик, быел да киез итекле хоккей бәйгесе оештырды. Бу районда быелгы спорт уеннарының беренчесе булгандыр.

Түбән Кәминкә авылында узган уеннарга кар-буранлы көн дә комачауламады.  Бәйгедә җиде авылдан: Иске Кади, Туймәт, Кара Чишмә, Югары Чегодай, Лашман, Бәркәтә, Түбән Кәминкә командалар катнашты. Җанатарлар да күп җыелган иде.

Түбәнкәминкәлеләргә үз мәйданчыклары да булышкандыр, алардан да җитезрәк һәм остарак алка куучы команда булмады. Күчмә кубок беренчелекне алган бу командага бирелде, шулай ук аларга грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Югары Чегодай командасы – икенче, искекадилылар – өченче.

-Командалар бәйгегә җитди әзерләнгән, шулар арасыннан иң көчлеләрне ачыкладык. Уеннардан соң учакта әзерләнгән итле-бәрәңгеле казан-кебаб белән дә сыйландык. Кунаклар өчен Түбән Кәминкә мәктәбендә табын көйләнде, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Бәйге чыгымнарын “Нур” хәйрия фонды күтәрде.

фото: Рамил Ибраһимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кадилар БИК якшы уйнадылар